Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Элеккесе шәбрәк...» – Зәйнәб Фәрхетдинова легендар җырын яңарткан

news_top_970_100
«Элеккесе шәбрәк...» – Зәйнәб Фәрхетдинова легендар җырын яңарткан
"Татар-информ" архивы

Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова моннан дистә еллар элек җырлаган бик популяр җырын яңартып чыгарырга ниятли.

«Авылым хатирәсе» дигән җырның яңа форматын ул инде яздырган, бик тиздән халыкка чыгачак, дип вәгъдә итә Зәйнәб ханым. Җырның бер өлешен ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә урнаштырган. Ул видеода җырчы комбайн йөртә.

Эх, шушындый комбайнда эшли белсәң иде ул! Утырып булса да карыйм әле ичмасам! Ышанып руль тоттырганыгыз өчен рәхмәт.

«Авылым хатирәсе» җыры – А.Юнысова сүзләре, В.Мөхәммәдиев көе. Чын мәгънәсендә халыкның яраткан җырына әйләнде. Сез яратып тыңлый торган бу җырны кабат бераз яңартып ишеттерәсем килә. Ниһаять, тавыш яздыру студиясендә яздырдым. Яңа аранжировка белән. Беләсез, һәрвакыт фонограммага түгел, тере тавышка җырлаганны да. Шуңа күрә бүгенге тавыш ничегрәк яңгырый икән, чагыштырып та карарсыз. Тиздән барлык музыкаль мәйданнарда ишетә алачаксыз», – дип язган җырчы.

«Искиткеч тавыш, яраткан җырыбыз. Көтеп калабыз», – кебек комментарийлар белән бергә, җырның яңа вариантын ошатып бетермичә: «Матур, ләкин элеккеге версиясе шәбрәк, күңел түрләренә үтеп керерлек, күзләрдән яшьләр китерерлек иде», – диюче дә булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100