
Элек Россия транспорт министры булып эшләгән Роман Старовойт гәүдәсен Одинцовода тапканнар. Үлем сәбәбе – атып яралану, дип яза «Известия» үз чыганагына сылтама белән. «Татар-информ» шул турыда хәбәр итте.
Бүген билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин Роман Старовойтны вазифасыннан азат итте.
Старовойт Минтрансны 2024 елның маеннан бирле җитәкли. Моңа кадәр, 2018 елның октябреннән 2024 елның маена кадәр Старовой Курск өлкәсе губернаторы булды (2019 елның сентябренә кадәр – вазифаларын башкаручы буларак).
2012 елның ноябреннән Роман Старовойт Росавтодорны җитәкләде. 2018 елның октябреннән РФ транспорт министры урынбасары иде, диелә хәбәрдә.