Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинага китү шарты белән төрмәдән чыгарылган тоткыннарның бер өлеше ярлыкау алган

news_top_970_100
Украинага китү шарты белән төрмәдән чыгарылган тоткыннарның бер өлеше ярлыкау алган
Владимир Васильев/архив

Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан элекке тоткыннарның беренче төркеме ярты еллык контрактны төгәлләгән һәм ярлыкау алган, дип сөйләгән журналистларга «Вагнер» төркеме җитәкчесе Евгений Пригожин. Бу хакта «РИА Новости» порталы яза.

  • "Вагнер" төркеме колонияләрдә җәза үткән тоткыннарга контракт төзеп махсус операция зонасына китәргә тәкъдим итә. Ярты ел узганнан соң, исән калган очракта аларга амнистия вәгъдә ителә дип яза мәгълүмат чаралары. 

«Алар контрактларын беренчеләрдән булып, намус белән, хөрмәт белән башкарды. Бу дөньяда бик аз кеше эшли ала торган эш эшләделәр», – дигән ул.

Пригожин, мисал итеп, «ГДР» позывнойлы сугышчыны китерде, ул Углегорск электр станциясен штурмлаганда һәлак булган.

«52 яшь иде, шуның 30 елын төрмәдә утырды. Батырларча һәлак булды», – дип аңлаткан «Вагнер» төркеме җитәкчесе. Сугышчының хезмәттәшләре сүзләренчә, ул, әсирлеккә эләкмәс өчен, үзен Украина сугышчылары белән бергә шартлаткан. Бу хәл алар алгы сызыкка килгәннән соң икенче көндә – 13 июльдә булган.

«Башка барыр юлы калмаган иде. Ф-1 шартлатты. Минем белүемчә, 4 кешене үзе белән алып китте», – дип сөйләгән хезмәттәшләрнең берсе.

«Вагнер» төркеме мәгълүматлары буенча, ярлыкау алганнарның беренче төркемендә ике дистә элеккеге тоткын бар. Хезмәт иткән вакытта алар, башкаларга караганда азрак булса да, хезмәт хакын алдылар. Яраланучыларга компенсацияләр түлиләр, ди Пригожин. 

Евгений Пригожин фикеренчә, бу кешеләр арасында рәшәткә артына очраклы рәвештә эләккәннәр күп булган: «Алар үзләрен тыныч тормышта таба алмаган һәм шуңа күрә күңелсез хәлләргә юлыккан. Бу – генетика. Ул – организмда булган әйбер... Ә болар – чын сугышчылар. Алар сугышчылар булып дөньяга килгән, һәм аларның сугышчы икәнлекләрен күрдек. Бүген сугыш бара, һәм алар сугыш вакытында туган ягын якларга тиеш», – дип саный ул.

Пригожин билгеләп үткәнчә, җәмгыять бу кешеләргә илкүләм мәнфәгатьләр өчен сугышканга рәхмәтле булырга тиеш. «Теләк белдерүчеләр арасында төрмәдән чыгуга 2 көн калган кешеләр дә бар иде, әмма алар барыбер илне якларга киттеләр. Элеккеге тоткыннар, ярлыкау алганнан соң, «Вагнер»га гади сугышчы булып кайта ала. Аларның күбесе шулай эшләргә планлаштыра», – дип өстәгән Евгений Пригожин.

«Башланганны эшләп бетерергә һәм ватанны яклауны дәвам итәргә, безнең бабаларыбыз кебек, нацистларны кыйнарга телибез», – дип сөйләгән шуларның берсе «РИА Новости» порталына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100