Бабасы белән әбисен – Самараның элеккеге мэры Виктор Тархов һәм аның хатыны Натальяны үтерүдә гаепләнүче Екатерина Бельская, 8 ай тикшерү изоляторында булганнан соң, беренче тапкыр интервью биргән. Бу хакта «Вести» яза.
«Малахов» программасының төшерү төркеме Самара өлкәсендәге 15 нче хатын-кызлар төзәтү колониясе каршындагы тикшерү изоляторында 26 яшьлек Екатерина белән очрашкан. Очрашуны Бельская үзе оештырган – ул программа редакциясенә хат җибәргән.
2025 елның 5 февралендә Екатеринаны, 2 кешене үтерүдә шикләнү сәбәпле, кулга алдылар. Ул вакытта видеокүзәтү камералары төшергән кадрлар шау-шу уятты: язмада кыз зәңгәр мичкәләр сөйрәп бара. Тикшерү версиясе нигезендә, мичкәләрдә сыек азот белән туңдырылган мәетләр булган булырга мөмкин. Бүгенге көндә мичкәләр дә, Тарховларның мәетләре дә табылмаган. Бельскаяның җинаятьтәшләре дип фаразланган Светлана белән Дмитрий Митровели халыкара эзләүгә игълан ителгән.
Интервьюда Екатерина беренче тапкыр гаиләдәге катлаулы мөнәсәбәтләре турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, кыз һәм аның әнисе Людмила арасында Виктор Тарховның игътибары өчен көндәшлек барлыкка килгән.
«Әни бабай өчен һәрвакыт беренче урында булырга күнеккән, ә монда аның кызы үсеп килә башлады. Бәлки, ул мине бабай каядыр эшкә урнаштырыр, миңа ярдәм итер, дип курыккандыр», – дип белдергән кыз.
«Мин җинаять кылганымны аңлыйм», – ди Екатерина интервьюда. Ай дәвамында бернәрсә сөйләмәгәннән соң, хатын-кыз тикшерү белән хезмәттәшлек итә башлаган һәм җинаятьтәшләренә каршы күрсәтмәләр биргән.