Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элеккеге ирең каршы булса, фатирны ничек сатарга?

Ир белән хатын аерылышкач, бергә эшләп тапкан малын бүлмәсә, ул уртак милек булып кала.

news_top_970_100
Элеккеге ирең каршы булса, фатирны ничек сатарга?
https://pixabay.com

«Челнинские известия» сайты четерекле ситуациядән котылу турында киңәшләр чыгарды.

«Ирем белән аерылышкач, ике бала белән өч бүлмәле фатирда калдым. Бу фатирны өйләнешкәч алган идек. Хәзер ирем үзенең әти-әнисендә яши, балалар белән аена бер тапкыр очраша. Минем эшем бик җаваплы, еш кына тоткарланырга туры килә. Шуңа күрә мин фатирны сатып, әнием янынарак күчәргә телим. Ул мәктәптә укучы ике баламны тәрбияләшергә ярдәм итә. Ләкин элеккеге иремнең безнең фатирда өлеше бар, ул бу вариантка катгый каршы. Ул миңа үз өлешен сатудан да баш тартты. Бу ситуациядән чыгу юлы бармы?» — дип язган сайтның укучысы.

«Ир белән хатын бергә эшләп тапкан малын бүлмәсә, ул уртак милек булып кала. Аерылышканнан соң күпме вакыт узуга карамастан, бу үзгәрми. Димәк, фатирны сату буенча килешү максималь чиста булсын өчен, элеккеге ирдән килешү алырга кирәк. Бу нотариуста расланырга тиеш. Юкса сатучы хатынның да, сатып алучының да проблемалары чыгуы ихтимал», — дип аңлата адвокат Сергей Русинов.

Белгеч сүзләренчә, күчемсез милек сатучының шәхси малы булса гына элеккеге ирдән рөхсәт таләп ителми. Бу бүләк итү документлары белән расланырга тиеш.

Сайтның укучысы язган очракта фатирны бүлеп була. Моның өчен фатирны малосемейкаларга бүләргә, туалет һәм ванна бүлмәсен гомуми кулланылыштагы итеп рәсмиләштерергә кирәк. Аннары элеккеге ир белән хатынның икесенә ике хисап ачып, милек турында таныклык алырга кирәк.

Шул очракта бу хатын үзенә туры килгән өч өлешне — үзенекен һәм балигъ булмаган ике баласының өлешен сата ала.

Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 250нче маддәсе буенча, башта ул әлеге милекне сатып алырга иренә тәкъдим итәргә тиеш.

Элеккеге ире баш тарткан очракта, хатын милекне башка сатып алучыга сата ала. Тик ул иренә тәкъдим иткән шартлар һәм бәя белән сатарга тиеш. Әгәр очсызрак бәягә сатарга җыенсагыз, бу дәлил сату килешүенә дәгъва белдерүгә нигез булып тора, дип искәртә белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100