Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Элеккеге ире елый». Сөяркәсе үтергән Россия кызын Канадада җирләделәр

news_top_970_100
«Элеккеге ире елый». Сөяркәсе үтергән Россия кызын Канадада җирләделәр
Фото: © "Татар-информ"

Россиядә туган Марина исемле хатынны Канадада үтергәннәр. 43 яшьлек хатын 8 яшьлек кызы һәм 35 яшьлек сөяркәсе Даниил белән август азагында Кубадан ял итеп кайта. Аннары хатынның мәетен табалар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Маринаның дусты сүзләренчә, сөяркәсе көнләшкән һәм буып үтергән. Бала күрше бүлмәдә йоклап яткан. Аннары Даниил Марина исеменнән хәбәрләр язып торган, Маринаның баласын үз атасына – Израиль кешесенә илтеп биргән, имеш, Марина авырый. Ләкин ялган бераздан ачыла, өйгә полиция килә, Даниилны тоткарлыйлар, аңа гаепләү белдерелгән.

Маринаның анасы сүзләренчә, соңгы айларда Марина Даниил белән аерылышырга тели, аны өйдән куа.

Маринаны Торонтода җирләгәннәр.

«100дән артык кеше килде. Күпләр килә алмый калды, Канадада – отпусклар сезоны. Маринаның элеккеге ире елап озатты. Әнисе дә килде. Табуты ачык иде. Бөтен кеше килеп карады», – ди танышлары.

«Оныгыма, әниенең йөрәге туктады, дип әйттек. Ул җирләүдә булмады. Даниилның туганнары да булмады. Чәчәкләр күп иде. Марина яшел костюмда булды», – ди әнисе.

Маринаның кызын әбисе Петербургка алып кайтырга җыенмый. Бала атасы белән яшәп калачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100