Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элеккеге егете яңа сөйгәнен үтергән чакта, кыз шунда ук йоклап яткан

Аннары җинаятьче кызны уяткан һәм кан тапларын юдырткан да үзе белән алып чыгып киткән.

news_top_970_100
Элеккеге егете яңа сөйгәнен үтергән чакта, кыз шунда ук йоклап яткан
https://pixabay.com/

Екатеринбург шәһәрендә Молдавиядә туып-үскән Илья Б. га карата хөкем карары чыгардылар. Ул элеккеге сөйгән кызының очрашып йөри торган яңа егетен үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

16 майга каршы төндә Илья элек бергә яшәгән Кристина фатирына тәрәзәдән керә. Моңа кадәр ул зур штык-пычак сатып ала. Сөйгән кызының фатирына ул таксида, кызның энесе белән бергә килә. Кристинага энесеннән шалтыраттыра, кыз белән сөйләшмәкче була. Ләкин бу кичтә Кристина яңа сөйгәне Никита белән дусларында бәйрәм итеп кайткан һәм аннары йокыга киткән. Ул энесенең шалтыратуын ишетми һәм Илья белән сөйләшми.

Илья ачык тәрәзә аша фатирга керә, Кристинаның энесе исә куркып качып китә. Илья йоклап яткан Никитага 14 тапкыр пычак кадый, аннары Кристинаны уята һәм кан тапларын чистарттыра.

Аннары Илья такси чакыра һәм Кристина белән икәүләшеп китеп баралар. Илья олы абыйсының фатирында яши. Кристинаны да шунда алып китә. Юлда барышлый курткасын һәм пычакны ташлый. Фатирга кайтып җиткәч, абыйсының хатыны һәм Кристина Ильяны полициягә шалтыратырга һәм барысын да сөйләп бирергә күндерә. Икенче көнне Илья гаебен танып гариза яза, судта гаебен тулысынча таный.

Күрсәтмә биргәндә Кристина сөйләгәнчә, ул Илья белән аерылышкач, бер ай чамасы узгач кына Никита белән очраша башлый. Ул үзләренең еш талашып торуын да искәртә.

«Егет көнчелегеннән 2021 елның маенда штык-пычак сатып ала, сөйгән кызының яңа егетен үтерергә карар кыла», — дип аңлатканнар Свердловск өлкәсе прокуратурасында.

Ильяның абыйсы сүзләренчә, Кристина белән аерылышкач, Илья бик борчыла. Ләкин үтерү турында уйламый. Ул Кристинаның яңа егете булуын белгәч, фикере үзгәргәндер, ди абыйсы.

Суд Ильяны гаепле дип таба һәм 8 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итә.

«Тикшерүчеләрне гаҗәпләндергәне шул: үтерү мизгелендә ул уянмаган да. Аны һөҗүм итүче үзе уяткан. Ул кызга тиз генә җыенып үзе белән китәргә кушкан», — ди Эчке эшләр министрлыгының Свердловск буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100