Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элекке судья Елена Неженская мошенниклыкта гаепләнә

news_top_970_100

Прокуратура Краснодар крае Динск районы судының элекке судьясына карата ачылган җинаять эшен судка тапшырган. Ул зур күләмдә мошенниклыкта гаепләнә. Бу хакта төбәкнең Тикшерү комитеты идарәсенә сылтама белән Коммерсантъ сайты яза.

Җинаять эше фигурантының исеме әйтелми, әмма «Ъ» мәгълүматларына караганда, сүз Елена Неженская турында бара, ул статусыннан 2021 елның октябрендә мәхрүм ителде.

Судьяның хокук бозу эшчәнлеген Краснодар крае буенча ФСБ идарәсе ачыклаган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2020 елның июнендә Динск районы суды гражданин файдасына иминият компаниясеннән 5,5 млн сум алу турында карар кабул итә. Озакламый, гражданин иминиятчеләрнең бу хөкем карарына Краснодар крае судына шикаять итүләрен белә. Ир-ат үзенең таныш судьясы Елена Неженскаяга мөрәҗәгать итә һәм апелляция инстанциясендә карарны үз файдасына чыгаруда ярдәм сорый. Тикшерү фаразлаганча, Елена Неженская моңа ризалаша һәм край судына тапшыру өчен 500 мең ришвәт сорый. Гражданин тиешле сумманы бирә, әмма шуннан соң край суды беренче инстанциянең суд карарын гамәлдән чыгара һәм иминият компаниясе файдасына карар кабул итә.

Тикшерү, судья Елена Неженская гражданиннан алган акчаны үзләштергән, дип саный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100