Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элекке мәгариф министры Фарис Харисов: «Татар теленә басым ясалганда уяулык җитмәде»

1997 – 2004 елларда Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгән Фарис Харисов татар теленә басым ясалу вакыйгасын искә алды, аның сәбәпләре, проблеманы хәл итү юллары турында үз фикерен белдерде.

news_top_970_100
Элекке мәгариф министры Фарис Харисов: «Татар теленә басым ясалганда уяулык җитмәде»
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

2017 елда татар теленә басым минем өчен зур борчу тудырды. Җитәкчеләр, җәмәгатьчелек сүлпәнәйгән иде. Уяулык җитмәде. Барлык субъектларга федераль законның проекты килеп төште, аңа анализ ясарга, Россия Мәгариф министрлыгы белән дә эшләргә кирәк иде.

Методика бөтен юнәлештә дә үзгәреп, яңарып торырга тиеш. Үзләре булдыра алмаудан ниндидер ситуация килеп чыккан, галимнәр гаепле, методика начар булган һ.б. дип сылтап калдыру да дөрес булмас.

Сүз дә юк, без эшләгән чорда җиңел булмады. Россия мәгариф министры белән без бик дустанә эшләдек. Нинди генә шикаять булса да, алар миңа бер сүз дә әйтмәде. Алар миңа, мин аларга хөрмәт белән карадык. Гомумән, мәгарифне үстерү юнәлешендә зур эш бара иде. Минтимер Шәриповичның ярдәме дә зур булды. Шул традицияләрне бүгенге шартларга яңартып, күтәреп чыгып эшләргә иде.

Татар гимназияләре, мәктәпләрендә үсеп, тәрбияләнеп чыккан яшьләребез бар. Шул яшьләрнең потенциалын кулланырга кирәк. Алар үзләре урынына тагын шундый ук бер буын әзерләп калдырырга тиеш.

Җаваплылыкны һәркем үзенә алсын. Һәркем үз башы, үз кулы белән эшкә тотынырга тиеш.

Законнар үзгәрде. Законнар үзгәргәнчегә кадәр эшләргә кирәк иде. Кирәкмәгән кешеләр Татарстанга килеп, ниндидер тәҗрибәләр үткәрде, аны башка җирләргә җиткерде. Монда рус җәмәгатьчелеге белән дә әйбәт итеп эшләргә кирәк иде. Аларның позициясен аңларга була, күпмедер дәресне киметеп була иде. Зурга җибәрмәскә кирәк иде. Проблеманы күтәргән кешене аңларга кирәк. Хәл итү юлларын табып була.

Хәзерге вакытта алга таба бару юк, кызганыч. Мин эшләгән елларда татар мәгарифен үстерү буенча 20 ел эчендә искиткеч үзгәреш булган иде. Ләкин бүгенге шартларда аны үстерүнең яңа юлларын табарга кирәк. Эшләргә була, тырышырга кирәк. Законнар нигезендә эшләргә мөмкинлек бар. Ләкин һәр кеше эшләргә тиеш: укытучы, директор, мәгариф министры, җәмәгатьчелек, язучылар, журналистлар.

Татар мәгарифенең үсеш чоры 1989 елда башланган иде. Проблемалар күп иде. Ата-аналар татар класслары, татар гимназияләре ачуны теләмәде. 1990нчы еллардан мәгариф системасында эшләгән татар галимнәре, актив җәмәгатьчелек белән, җитәкчеләргә үз теләкләребезне җиткереп, бердәм булып эшләгәч, татар гимназияләрен ача алдык.

Мисал өчен, мин 5нче татар гимназиясен ачкан кеше. Бинасы юк иде. Әмма ул вакытта авырлыкларны җиңеп чыга алдык. Фәкать теләк, җәмәгатьчелекнең күп булуы, фидакяр булып, милләтне үстерү өчен хезмәт ярдәм итте. Ул вакытта кадрлар мәсьәләсе дә бар иде. Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт педагогика институтында татар теле укытучылары әзерләнә иде. Мәсәлән, без укыганда ел саен дүрт төркем чыга иде.

Гомумән, методика, китаплар бастыру һәрдаим артып барды. Шул заман өчен без аны тәэмин итә алдык. Татар гимназияләренең дә эшчәнлеге алга китте. Шуңа кызыксыну артты. Балаларга тәрбия, белем бирү әйбәт булгач, халык балаларын татар гимназиясенә укырга бирә иде.

Шул ук вакытта Россия Мәгариф министрлыгы ягыннан бернинди каршылык булмады. Без законнар нигезендә эшләдек, алар уку планы нигезендә бар иде. Бердәм булганда эшләп чыга алдык.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100