Ирем белән 5 ел элек аерылыштык, ул вакытта улыбызга 3 яшь иде. Аерылганнан соң, мин улым белән әнидә яшәдек, элекке ирем түләгән алиментлар да тиен генә иде. Мин эшләдем, алай ач-ялангач йөрмәдек. Узган елның язында авариягә эләктем, рульдә мин түгел идем. Гаеп үземдә дә бар, каешны эләктермәгән идем. Ахыры аянычлы бетте: аякка басачагыма өмет юк. Элекке ирем Раяз шундук улымны үзенә алып китте, әни борчылудан нык кына авырды – үзенә опека ала алмады, опека органнары улымны әтисе белән яшәтү турында карар чыгарды. Хәзер ул яңа хатыны белән мине ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәргә тырыша.
Балам белән күрешә алмыйм, әтисе алып килми, ә үзем өйдән дә чыга алмыйм, без яшәгән «хрущевкада» лифт юк, әни генә мине йөртә алмый. Суд аша тырышып карадым – аздан гына өч хәрефкә җибәрми калдылар. Элекке иремне баланы минем янга алып килергә мәҗбүр итә торган закон юк, янәсе. Ә Раяз үзе алып килми, имеш, «үзең кил, мин каршы килмим бит» дип, ахмакка салышкан була.
Ярдәм итәр кешем дә юк. Әнинең мине өстереп, күтәреп йөрергә көче юк. Ә бертуган абыем мине күралмый. Мин Раяз белән аерылышканнан соң, минем үз-үземне тотышымда, Раяз белән кыланмышларымда үзенең элекке хатыны белән охшашлык тапты.
«Сез – хатын-кызлар – барыгыз да бер камырдан! Барыгызга да акча гына кирәк! Стервалар!» – дип тузынды.
Хәер, ул шәһәрдә дә сирәк була инде, хәрби булгач, бөтен ил буйлап йөри. Нәрсә эшләргә дә белмим. Минем өй белән Раяз яшәгән өй арасы 60 километр чамасы, инвалидлар өчен махсус такси бик кыйммәт. Бер барып кайтыр өчен ярты пенсияне чыгарып салырга туры килә.
Хәзер Раяз белән яңа хатыны улымны миңа каршы котырта. Телефоннан сөйләшкәндә дә «әйбәт, «икеле»ләр алмыйм» дип, коры гына сөйләшә, кыскасы, улым белән аралашу бик катлаулы. Үзе беренче булып бервакытта да шалтыратмый. Төрле-төрле оешмаларга да шалтыратып, белешеп карадым, алар кул гына селти: янәсе, элекке ирең белән араларыгызны бозмаска кирәк булган. Әтисенә бернинди шелтә-дәгъва булмагач, баланы инвалид әнисенә һәм гел чирләп торган әбисенә тапшырулары икеле, әлбәттә. Раязны баланы алып килергә дә мәҗбүр итә алмыйлар – андый закон юк.
Безгә социаль хезмәткәр билгеләделәр, әмма аның да баланы барып алып, кире илтеп куярга яртышар көн уздырырга вакыты юк. Кибеттән кирәк-ярак алып керә, өйне җыештыра – бары шул гына. Раязларга кадәр җәмәгать транспортында барыр өчен дә 3 сәгать вакыт кирәк. Әле ул да бер генә транспортка утырып түгел, 3 тапкыр күчеп утырырга кирәк, өстәвенә, «бөке»ләр.
Раязның миңа үпкә-ачуы барлыгын да беләм. Мин аннан 20 мең алиментка өметләнгәндә, ул 4 мең генә түләде һәм мин, шуның өчен үч итеп, аны улыбыз белән күрештермәдем. Аннан, кабат кияүгә чыгармын, улымның яңа әтисе булыр, Раяз уйнар да улыбызны онытыр, дип өметләндем. Ә ул менә шулай үч алырга уйлады...