Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыйнагач нигә кайтасың соң?» – 31 яшьлек Динә дус кызлары кулында үлгән

news_top_970_100
«Кыйнагач нигә кайтасың соң?» – 31 яшьлек Динә дус кызлары кулында үлгән
Владимир Васильев, архив

Башкортстанның Белорет шәһәрендә 31 яшьлек Динә Махиянованы элекке ире үтерде, ике баласы ятим калды. Яшь хатын дус кызлары кулында җан биргән. Ир-ат тикшерүчеләргә күрсәтмәләр биргән инде. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. «Башинформ» агентлыгы журналисты Динәнең туганнары һәм якыннары белән аралашкан.

Дус кызлары кулында вафат булган

12 август кичендә берничә дус кыз, шул исәптән Динә дә, туган көн уздырырга клубка җыела. Бәйрәмнән соң, 13 август төнендә, 02:00 сәгать тирәсендә алар бер машинага утырып өйләренә таралыша. Бер дус кызларын өендә калдырып чыгалар, киләсе тукталыш Динәнең өендә була.

«Ул машинадан чыкты. Без утырып калдык, аның кереп җиткәнен әйтүен көттек. Кайтып китмәдек, чөнки элекке ире аны күзәтеп торырга мөмкин дип курыктык. Мондый хәлнең булганы бар иде инде. Аны әнисе дә каршы ала иде, безнең дә озаткан булды. Ул төндә капка янында Динәнең машинасы торган, шуның аркасында капка күренмәгән. Нәрсәдер булыр дип уйлап та карамадык. Безнең машинаның тәрәзәләре ачык, кычкырган тавыш ишеттек. Машинадан йөгереп чыктык – якынча 5-7 секунд узгандыр», – дип сөйләде һәлак булган кызның дусты.

Кызларның берсе җинаятьченең соңгы мәртәбә сукканын күреп кала. Үтерү шаһитларын күргәч, ир-ат машинага утыра һәм китеп бара. Икенче дус кызы җинаятьче утырып киткән машинаның дәүләт номерын фотога төшерергә өлгерә. Өченче кыз Динә янына йөгереп килә, аны әз генә күтәрә, әмма Динә соңгы сулышын ала һәм дус кызының кулында җан бирә.

«Без башта аның Динәне үтергәнен аңламадык та, суккандыр, шуңа күрә егылгандыр, дип уйладык. Әмма соңыннан кан күрдек һәм аның пычак кадаганын аңладык. Ашыгыч ярдәм, полиция чакырттык. Полиция ашыгыч ярдәмгә караганда тизрәк килде. Динә үлгән иде инде», – дип сөйләде һәлак булган хатынның дусты.

Ул әлеге фаҗигагә берничә көн кала Динә белән сөйләшүен исенә төшерде.

«Үлеменә берничә көн кала Динә белән сөйләштек. «Мин шушы бер ел эчендә күргәннәрне, калганнар гомер буена да күрмидер», – диде. Бу ел аның тормышын астын-өскә китерде. Без элек аны аңламадык, элекке ире янына, шундагы золымга кире кайтканы өчен гаепли идек. «Кыйнагач нигә кайтасың соң?» – дип сорый идек. Ул моны «авыру» мәхәббәт» дип кенә әйтеп куя иде. Әмма хәзер аңлыйбыз: ул яшәргә теләгән икән. Әгәр китсә, шушындый нәтиҗә булачагын белгән ул. Динә үзен куркыныч астына куйды, әмма аны беркем дә саклый алмады. Янаулар гел булып торды, ул ир көненә унар мәртәбә шалтыратып «үтерәм» дип яный иде. Кеше еллар буе шушы турыда сөйләгәч, аннан моны көтмисең дә инде. Без аны тиле дип йөрдек, ә ул тотты да эшләде. Әмма ул кешеләрнең үзе турында яхшы уйлавын тели. Ул үз исемен каралтырга ирек бирмәде. Хәтта балалар белән дә убыр кебек иде. Уллары да аңа манипуляция өчен генә кирәк булгандыр дип уйлыйм», – дип сөйләде Динәнең дус кызы.

Аның фикеренчә, Динәнең элекке ире үтерүгә әзерләгән.

«Җомга көнне ул милек мәсьәләләрен хәл итте. Динәнең милеккә булган бөтен документларын эшеннән килеп алды. Баштарак автокредитны үзенә яздырырга мәҗбүр итте. Барысын да планлаштырган. Бары тик өй белән генә берни дә барып чыкмады. Динә шаяртып, әлегә йорт минеке булганда ул мине үтермәячәк, дип әйтә иде. Әмма нәрсәдер булганмы, ул Динә күчемсез милекне аңа яздырмас дип шикләнә башлаган, күрәсең. Ул ирнең адвокаты да, Динәнең бу йортка хакы бар, дип әйткән. Соңыннан моның белән файдаланыр өчен, кечкенә срок алырга өметләнәдер, мөгаен», – диде әңгәмәдәш.

Дусты әйтүенчә, элекке ире үзен тынычлыкта калдырсын өчен, Динә барын да бирергә әзер булган.

Бу сүзләр белән Динәнең тагын бер дус кызы килешә. Ул, Динәнең элекке ире аны үтерү өчен нигез әзерләгән, дип ышана.

«Ул, ниндидер ир-атлар белән бәйләп, әллә нинди тарихлар уйлап чыгара башлады, бу сафсата иде. Соңыннан үзен кешеләр аңласын һәм жәлләсен өчен эшләде. Әмма ул Динә артыннан секунд саен күзәтеп торганда нинди ирләр булсын? Ул бөтен җиргә камера куеп бетерде, шулар аша Динәне күзәтте. Динә аннан киткәч, үзенең «контроль системасы» юкка чыкканын кабул итә алмады», – дип сөйләде Динәнең якын дусты.

«Динәнең гомерен урлады»

Динә Махиянованы соңгы юлга озатырга бик күп кеше җыелды, йөзгә якын машина бар иде.

«Администрациядә эшләгәнче үк, Динә безнең шәһәрдә «медийный» шәхес булды. Белемле, грамоталы булганы өчен аны барысы да хөрмәт итте. Аңа фермерлар үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте. Ул үлгән көнне телефоным шартлый дип торам, секунд саен шалтыратып тордылар. Аны җирләгәндә бөтен шәһәр елады. Динә бердәнбер шундый кеше иде. Элекке ире аңа китергән газаплары өчен гомер буе интексен иде дип телим. Алар 16 ел бергә булды, ул Динәнең гомерен урлады. Аңа яшәргә ирек бирмәде. Динә аның кулында курчак кебек булды», – дип сөйләде дусты.

«Барысын да үзе алып барды»

Динә Махиянова узган елның ноябреннән бирле Белорет районы администрациясендә агросәнәгать секторы үсеше, кулланучы базары анализы һәм фаразлары бүлеге җитәкчесе булып эшләгән. Хезмәттәшләре аны бары тик уңай яктан гына телгә ала. Белорет халкы аның элекке иренең мондый адымыннан шок хәлендә.

«Үзенең проблемалары булса да, ул һәрвакыт барысына да ярдәм итте. Бизнесны да, эшне дә, өйне дә берүзе алып барды. Барысы да бер кеше җилкәсендә булды. Ул беркайчан да беркемгә дә зарланмады, элекке иренең башбаштаклыкларына да түзде. Ул аны гел контрольдә тотты, шалтыратып җанына тиде, Динә янына эшкә килеп җитәргә, телефонын тартып алып, смс-хәбәрләрне тикшерергә мөмкин иде. Динә үз эшен энәсеннән җебенә кадәр белә торган чын профессионал булды. Аңа күп кенә фермерлар ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу хәл – шок, болай булырга тиеш түгел иде», – дип сөйләде Динәнең коллегасы.

«Тыныч йоклыйм»

Элекке ире белән араларын тәмам өзгәч, Динәнең нинди хисләр кичерүе турында дус кызы Яна сөйләде.

«Фаҗигагә берәр сәгать кала, Динә клубта минем янга килде дә, шундый бәхетле, шат елмаю белән: «Янка, мин, ниһаять, тынычлап йоклыйм, мин бәхетле! Ничек рәхәт була ала икән бит!» диде», – дип искә алды дус кызы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100