Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Элек үзең белән бергә эшләп йөргән зур әртисләр язадыр әле". Алмаз Мирзаянов фейк аккаунтлардан язган тәнкыйтькә куана

"Элек үзең белән бергә эшләп йөргән зур әртисләр язадыр әле". Алмаз Мирзаянов фейк аккаунтлардан язган тәнкыйтькә куана

news_top_970_100
"Элек үзең белән бергә эшләп йөргән зур әртисләр язадыр әле". Алмаз Мирзаянов фейк аккаунтлардан язган тәнкыйтькә куана
Танылган кешеләргә фейк-аккаунтлардан, ягъни яшерен калып язу өчен махсус теркәлгән аккаунтлардан язып тәнкыйтьлиләр, пычрак аталар. Алмаз Мирзаяновка да шундый хатлар килгән. Ул моны куанып, үзенең популярлыгы билгесе итеп кабул иткән.

"Ниһаять миңа да нормаль артистларга язган шикелле канәгатьләндерелмәгәнлектән буш аккаунт ясаган товарищлардан язу-сызулар килә башлады! Шөкер, теләктәшләр күбрәк! Миңа булган тәэсирләрегез үзегезгә күп итеп әйләнеп кайтсын!" дип язган Алмаз һәм "амин" әйткән смайлик куйган. 

Дуслары моны популярлык икәнен язган.

"Алар да кеше бит, эчләре поша".
"Элек үзең белән бергә эшләп йөргән зур әртисләр язадыр әле, әзрәк кытыклары килеп. Син бит булдырасың".
"Димәк, синең иҗатыңнан көнләшәләр дусларың. Бу табигый хәл, шаккатма. Мин ул категориягә керүчеләрне бик кызганым, чөнки аларда көнчелек чире", 
"Вәт эше юк кешенең. Иренмичә буш аккаунтлар язып утыралар. Бүтәкәләренә тигеәнсез инде".
"Алар шул рәвешле сезнең гөнаһларны юалар".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100