Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Элек яссы табан белән дә хезмәт иткәннәр, проблема булмаган» – яраксызлар кимергә мөмкин

news_top_970_100
«Элек яссы табан белән дә хезмәт иткәннәр, проблема булмаган» – яраксызлар кимергә мөмкин
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Билгеле булганча, кайбер авырулары булган кешеләрне Россиядә хәрби хезмәткә алмыйлар. Шундый авырулар исемлеген кыскартырга мөмкиннәр. Бу турыда URA.RU агентлыгына Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы, генерал-лейтенант Виктор Соболев әйткән.

«Кайчандыр бездә сәламәтлеккә таләпләр арттырылган булу – бу 100%. Элек яссы табан белән дә хезмәт иткәннәр, бернинди проблема да булмаган. Бу – минем заманда да, мин училищега барганда да булды һәм шулай дәвам итте. Хәзер «аю табаны» булган кеше хәрби хезмәткә яраксыз булган авыру дип санала. Бу, һичшиксез, хезмәт бурычларын үтәүгә бөтенләй зыян китерми торган чирләрне киметү ягына үзгәрәчәк», – дип аңлаткан Виктор Соболев.

Дәүләт Думасы депутаты сүзләренчә, хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен авырулар исемлеген кыскарту РФ армиясенең сан составын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. «Кемдер Ватанны якларга тиеш бит. Алайса кемнеңдер баласы икәү, кемнеңдер авыруы бар, – ахыр чиктә, хезмәт итәргә кеше юк», – дип өстәде Соболев.

Моңа кадәр РФ Саклану министры Сергей Шойгу мобилизация, хәрби хәл һәм сугыш вакытында илнең Кораллы көчләрендә контракт белән хезмәт итүдән азат итә торган авырулар исемлеген раслаган иде. Исемлеккә 26 авыру кертелгән, аерым алганда, анда ВИЧ, В һәм С гепатиты, уртача дәрәҗәдәге бронхиаль астма, 1нче типтагы шикәр диабеты, 2нче стадиядәге гипертония авыруы, сулыш органнары, күрү белән проблемалар, уртача дәрәҗәдәге колитлар һәм энтерит кебек авырулар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100