Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элек министр булган район башлыгы хәрби операциягә китә

news_top_970_100

Башкортстанның Куергазы районы администрациясе башлыгы Юлай Ильясов махсус хәрби операциягә китү нияте турында әйткән. Кичә кич ул шәхси блогында пост язган. Түрә республика башлыгы Радий Хәбировка теләктәшлек белдергәне өчен рәхмәт әйткән. Бу хакта «Мой Башкортостан» сайты яза.

«Үзебезнекеләр янына китәм (русча текст – Ухожу к СВОим). Радий Фәритовчика бу карарны хуплаганы өчен рәхмәт», – диелгән аның язмасында.

Фото: © Социаль челтәрләр

Язылучыларының күбесе Юлай Ильясовны хуплаган һәм хәрби хезмәттә уңыш теләгән. Шулай ук Башкортстанның башка районнары башлыклары да бу карар өчен хөрмәт белдергән.

«Ох, Юлай Талхович, шундый карар... Үзегезне саклагыз... Мондый җитәкче безгә монда да бик кирәк», «Бу карарыгыз хөрмәткә лаек!!! Уңышлар!», «Ирләрчә адым. Хәзер иң мөһиме – исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Аллаһ ярдәм итсен!» – дигән комментарийлар язганнар.

Юлай Ильясовка 54 яшь. 2010-2012 елларда ул Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгын җитәкли, 2005-2008 елларда Башкортстанның Яшьләр сәясәте дәүләт комитеты җитәкчесе була. Шулай ук 2008-2010 елларда Уфаның Киров районы администрациясен җитәкли. 2019 елда республиканың Куергазы районы администрациясе башлыгы итеп билгеләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100