Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элек кешеләр 900 ел яшәгән, дип әйткәннән соң, институт директорын эштән куганнар

news_top_970_100

Россия Мәгариф министрлыгы Фәннәр академиясенең Н.И. Вавилов исемендәге Гомуми генетика институты директоры Александр Кудрявцев белән хезмәт килешүен өзде. 24 гыйнвардан башлап институт директоры вазифасын биология фәннәре докторы Андрей Мисюрин башкара. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән РБК хәбәр итә.

«24 гыйнвардан Фәннәр академиясенең Н.И. Вавилов исемендәге Гомуми генетика институты директоры вазифасына биология фәннәре докторы Андрей Мисюрин билгеләнде. Аның кандидатурасы Россия Фәннәр академиясе белән килештерелгән. Башта бу институт директоры вазифасында Александр Кудрявцев эшләде», – диелә Мәгариф министрлыгы хәбәрендә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Кудрявцев белән хезмәт килешүен өзү турында карар Хезмәт кодексының 278нче маддәсенә нигезләнгән һәм Фәннәр академиясе белән килештерелгән.

Мәгариф министрлыгында әйтүләренчә, Генетика институты – Россия Фәннәр академиясе системасындагы иң борынгы оешма, һәм хәзер аның 24 фәнни лабораториясе, 4 фәнни төркеме, 1 халыкара лаборатория үзәге һәм коллектив кулланылыштагы 2 үзәге бар.

Кудрявцев институт белән 2022 елның июненнән бирле җитәкчелек иткән.

2023 елның мартында Кудрявцев «Аллаһ – Кеше – Дөнья» фәнни-дини конференциядә катнаша. Бу чараны Минск һәм Сретенская дини академияләре оештыра. Үз чыгышында Кудрявцев «интернетта эзләп табарга мөмкин булган графикларга» сылтама ясап, элек кешеләрнең гомер озынлыгы 900 елга җиткәнен әйтә. Хәзерге заман кешеләрендә генетик авырулар китереп чыгара торган мутация сәбәпләренең берсе буларак ул, «нәселдәге беренче гөнаһны һәм шәхси гөнаһны» атый.

«Московский комсомолец» басмасы белән әңгәмәдә, Кудрявцев генетика буенча үз позициясе аңлаткан.

«Мине, гөнаһ геномда чагылыш таба, дигән сүзем өчен гаеплиләр. Дин белгече исә, эчкечелек нәселгә тәэсир итә, дип әйтер иде. Фәнни конференциядә бу – этанолның генно-токсик тәэсире турында доклад иде һәм моның буенча миңа беркем дә каршы килә алмас иде, чөнки бу уңайдан дистәләгән күзәтүләр һәм мәкаләләр бар», – дигән ул.

Элек кешеләр 900 еллап яшәгән, дигән сүзләрен ул «Библия тарихына таянып әйтүен» аңлаткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100