Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элек кабартма кебек булган Лилия Хәйруллина ничек ябыга алган?

Җырчы Лилия Хәйруллина батырлыкның иң югары дәрәҗәсенә менеп җитте - Инстаграмга үзенең таза чактагы фотосын урнаштырды. "Моннан да ныграк кабарган чактагы фотомны куярга оялам", - дип язган җырчы.

news_top_970_100
Элек кабартма кебек булган Лилия Хәйруллина ничек ябыга алган?


Шактый озын постында Лилия болай дип яза (русчадан тәрҗемә итәбез):

"Бу әле минем иң күпергән чактагы фото түгел. Чыгарырга гына оялдым. Миңа еш кына "Ничек ябыктың?" дип сорау бирәләр. Минемчә, һәр нәрсәгә этәргеч кирәк.

Цирк мәктәбенә йөрүдән туктагач, мин авырлык җыя башладым. Һәм менә шушындый "кабартма" дәрәҗәсенә җиттем (сүз уңаеннан, мин ул чакта кемнәргәдер ныграк та ошый идем).

Ничәнче елда икәнен хәтерләмим, мине шактый танылган бер кеше белән таныштырдылар. Ул мәгърур кыяфәтле иде, миннән олырак иде. Мин аңа гашыйк булдым. Ул минем борынымдагы пирсингны тәнкыйтьләде, аны балачагалык дип бәяләде. Ә гәүдәм турында үзем борчыла башладым. Шуннан бирле үземне тәртипкә китерә башладым. Пульс югалганчы спортзалда шөгыльләнә идем, бассейнга йөри идем. Бик аз ашый идем. Гел дөресен генә дә эшләмәгәнмен. Әмма авырлыкны югалта алдым. (Алар итәргә кирәкми, әлбәттә. Дөрес тукланырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк). 

Ул Казанда яши иде, ә мин Чаллыда. Еш күрешми идек. Әмма стимул юкка чыкмый иде.

Шуннан бирле күрешкәнебез юк. Әлегәчә юк. Хисләр сүнде, борынымдагы пирсинг та юк, ә гәүдәм калды. Ул очракка һәм ул кешегә рәхмәт кенә әйтәсе кала.

Стимул төрле була ала, кызлар, иң мөһиме - ышану. Һәм туклану - иң әһәмиятле әйбер. 

Менә шулай. Шундый кызларча пост булды бу".





Это ещё не самая пышная моя фотография..просто постеснялась выложить )мне часто задают вопрос, ’как удалось?’. Я думаю, для всего нужна мотивация.. После того, как забросила цирковую школу, я стала набирать вес..и стала вот такой ‘сочной’ девушкой (кому-то я такой больше нравилась,кстати) Не помню в каком году, как-то познакомили меня с одним человеком(не малоизвестным), статным , который был достаточно старше меня ..появилась симпатия, я бы сказала влюбилась Тогда он раскритиковал мой пирсинг в носу (что это не серьёзно ,что это -ребячество ), а насчёт фигуры я стала заморачиваться сама..с тех пор, я пыталась привести себя в порядок..to improve myself. До ‘потери пульса’ занималась в спортзале, ходила в бассейн..мало ела..не совсем все правильно делала, но хорошо скинула.. (так делать на надо ,конечно. Нужно:Правильное питание +спорт !)Он жил в Казани, я жила в Челнах..наше общение было не тесным..но стимул не пропадал.. С тех пор мы и не виделись ..по сей день.. Чувства ушли, пропал пирсинг из носа, а фигура осталась ) Остаётся сказать спасибо этому случаю и человеку ) Стимул может быть разный, девочки.. главное-верить.. И питание-самое главное. (У меня у самой проблемы с этим ..навечно влюблена в сладкое) Вот так ) (Такой девчачий пост получился ) #лилияхайруллина

Публикация от Лилия Хайруллина (@liliya_khairullina_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100