news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Элек «йолдыз» булган Понаровскаяның бердәнбер улы вафат булган

news_top
Элек «йолдыз» булган Понаровскаяның бердәнбер улы вафат булган

Рус эстрадасы «йолдызы» булган җырчы, телевидение алып баручысы Ирина Понаровскаяның бердәнбер улы кинәт вафат булган. Аны ваннада тапканнар. Үлем сәбәбе әлегә билгеле түгел.

«МК» басмасына билгеле булганча, 39 яшьлек Энтони Родд бүген иртән сәгать 5ләр тирәсендә Трифоновская урамындагы фатирында үзен начар хис итә башлый. Хатыны табиблар чакырта, ләкин ир-атны коткарып кала алмыйлар.

Энтони Родд Ирина Понаровская һәм танылган джаз җырчысы Вейланд Роддның улы. Понаровская каршы булса да, әти-әнисе аерылышканнан соң, Энтони әтисе белән кала. Әтисе аны Эстониягә алып китә. Соңыннан Энтони Норвегиядә белем ала. Ул «Ювелир эшләнмәләр дизайнеры» белгечлеген үзләштерә.

Рәссам Анна Чайникова белән никахта аларның 2 балалары туа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар