news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Элек «Эфир» хәбәрчесе булып эшләгән журналист Камчаткада авариядә имгәнгән

«Камчатка-информ» порталы җитәкчесе һәлак булган.

news_top
Элек «Эфир» хәбәрчесе булып эшләгән журналист Камчаткада авариядә имгәнгән
https://pixabay.com/

«Камчатка-информ» порталы «Камачатка» мәгълүмат агентлыгының баш редакторы Мария Нетребко һәлак булуын хәбәр итте.

29 яшьлек Мария һәм аның белән хезмәттәше, «Камчатка» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Ләйсән Латыйпова Петропавловск-Камчатск шәһәре янындагы биатлон комплексы трассасында снегоходта йөри. Мария снегоход белән идарә итә. Шул чакта алар зур тизлектә агачка килеп бәрелә.

38 яшьлек Ләйсән Латыйпова имгәнгән. Ул хәзер реанимациядә.

Ләйсән Латыйпова Татарстанның Яшел Үзән районында туган. Ул, Камчаткага киткәнче, «Эфир» телеканалы корресонденты булып эшләгән.

Мария Нетребко экстремаль спорт белән кызыксынган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар