Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элек авылдан кеше эш булмаганга китә иде, хәзер авылда эшләргә яшьләрне табып булмый...

Татарстанстат мәгълүматлары буенча, республика авылларында 930 мең кеше яши (халыкның 23,2 проценты), шуларның 515 меңе – эшкә яраклы яшьтәге кешеләр. 515 мең авыл кешесенең 71 меңгә якыны агросәнәгать комплексында эшли. Шуларның 44 меңе генә турыдан-туры авыл хуҗалыгында, калганнары эшкәртү предприятиеләрендә хезмәт куя.

news_top_970_100
Элек авылдан кеше эш булмаганга китә иде, хәзер авылда эшләргә яшьләрне табып булмый...
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов, "Республика Татарстан"

Татарстан авыл хуҗалыгы башлыча пенсионерлар һәм пенсия алдындагы кешеләр хисабына яши, анда 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләр саны 10 проценттан да кимрәк. Еллар узган саен, авыллар бушый бара. Кешеләр шәһәрләргә авылда эш булмау сәбәпле китә, диләр. 20 ел элек ул чыннан да шулай иде, әмма хәзер киресенчә – эш бирүчеләр эшчеләрне республикада гына түгел, ә читтән дә эзләргә мәҗбүр.

Фото: © rt-online.ru

Татарстанда авыл хуҗалыгы өчен белгечләрне 2 югары уку йорты һәм 23 урта махсус уку йорты әзерли. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының соңгы коллегиясендә яңгыраган мәгълүматлар буенча, 2023 елда Казан ветеринар академиясен тәмамлаган 181 кешенең 130ы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә кергән, ягъни 70 проценттан артыгы. Ә узган ел Казан аграр университетының профильле юнәлешләрен тәмамлаган 266 кешенең 218е (82 проценты) белгечлеге буенча эшли башлаган. Дөрес, аларның 74е генә авыл җирлегендә эшли.

Традиция буенча, эш бирүчеләр колледж һәм техникум тәмамлаучыларга зуррак өметләр баглый, алар югары уку йортларын тәмамлаучыларга караганда туган авылларына ешрак эшкә кайта. Әгәр 2021 елда алынган аграр белгечлек буенча эшкә чыгарылыш укучыларының 58 проценты урнашса, 2023 елда 53 процент эшкә урнашкан.

Фото: © rt-online.ru

Миллион бирсәң?!

Хакимиятләр яшь белгечләрнең авылга эшкә барулары өчен төрле чаралар күрергә тырыша. Әгәр предприятие яшьләрне максатчан (целевой) укытса, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча, бу акчаның 90 проценты кире кайтарыла.

– Шулай ук җитештерү практикасы вакытында студентларның авылда яшәү чыгымнары компенсацияләнә. 2023 елда субсидияләү программасында 78 предприятие һәм 406 студент катнашты. Бу максатларга бюджет чыгымнары 14,2 млн сумга җитте. 2024 елда бу максатларга 24 млн каралган, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Ленар Зәйнуллин.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда яшәргә һәм эшләргә теләүче югары уку йортларын тәмамлаучыларга 300 мең сум, урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларга 150 мең сум акча түли. Яшь белгечләрнең тәҗрибәсе һәм компетенцияләре җитмәү сәбәпле, башта алар түбән хезмәт хакы ала. Шуңа күрә дәүләт аларга ай саен 7,5 мең акча өстәп бирә. 2023 елда әлеге максат өчен дәүләттә 21 миллион сум бүлеп бирелгән булган.

Әмма, күренгәнчә, мондый дәүләт ярдәме чаралары яшьләрне артык кызыктырмый...

Фото: © rt-online.ru

– Яшь белгечләр авыл җирлегендә эшләргә теләми. Сәбәбе – хезмәт хаклары түбән, ә эш шартларының авыр булуы. Шул ук вакытта аларны өстәмә түләүләр күләме һәм аларны алу вакыты да канәгатьләндерми, – дип сөйләде «Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе» иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова. – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда, мин бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим иттем: югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен 1 миллион сумга кадәр, ә урта махсус уку йортларын тәмамлаучылар өчен 750 мең сумга кадәр.

Шулай ук без бу түләүне алу өчен эшкә урнашу вакытын хәзерге ярты елдан (мәгариф учреждениесен тәмамлаган көннән) 3 елга кадәр арттыруны һәм шәһәрдән авыл җирлегенә күченергә җыенучыларга финанс ярдәме алу мөмкинлеге бирүне сорадык. Мәсәлән, хәзерге вакытта ветакадемияне тәмамлаган, шәһәр клиникасында эшләргә өлгергән, ә аннары авылда эшләргә карар иткән белгеч, бу аның беренче эш урыны булмаганга күрә, бер тапкыр бирелә торган акчага өмет итә алмый.

Фото: © rt-online.ru

Тукай районы фермерлар ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов та авыл яшьләре лидеры фикере белән килеште:

– Бер тапкыр бирелә торган акча ким дигәндә 500 мең сум булырга тиеш. Айлык өстәмә түләүләргә килгәндә, әгәр яшь белгеч намус белән эшли икән, бюджеттан аның хезмәт хакына 10 мең сум өстәргә мөмкин. Әйтик, минем фермерлык хуҗалыгымда эшләүчеләр айга 40 меңнән 100 мең сумга кадәр ала. Яңа гына эшли башлаучылар – минимум, әгәр дә аларның 40 меңенә дәүләт тагын 10 мең өстәсә, бу яхшы булыр иде. Әгәр өстәмә түләүләрне 1 ел түгел, ә 3 ел бирсәң, бу вакыт эчендә хезмәткәр предприятиегә «берегә», гаилә дә корырга һәм авылда яшәргә калырга мөмкин.

«Колхозда беркайчан да эшләмәячәкмен», – диде.

Соңгы елларда республиканың агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы шактый арткан булса да, ул барыбер республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Уртача күрсәткеч 59 мең булса, авыл хуҗалыгында ул 46,8 мең сум.

Фото: © rt-online.ru

Мәсәлән, Арча районында хезмәт хакы буенча «Яңарыш» агрофирмасы алда бара, анда хезмәткәрләргә уртача 45 мең сум түлиләр. Шул ук вакытта «Яңарыш» директоры Илгизәр Садыков, бер хезмәт хакы белән генә хезмәткәрләрне тотып калып булмый, ди.

– Авыл хуҗалыгында эш нәрсәсе белән авыр? Беренчедән, бу – эш көненең нормасыз булуы. Әйтик, безнең хуҗалыкта сыерлар тәүлек буе савыла – җәен дә, кышын да иртәнге өч-дүрттә торырга туры килә. Икенчесе – чиста хезмәт түгел, димәк, абруйсыз. Шуңа күрә хезмәт шартларын яхшырту мөһим, ә моның өчен җитештерү югары технологияле, сәнәгатькә якын булырга тиеш. Шуңа күрә без компьютерлаштырылган идарә белән заманча терлекчелек комплексы төзедек.

Безнең предприятиенең «беренче» кешеләре – ветеринария табибы һәм орлыкландыручы. Без ирле-хатынлы Салимкиннар – ветеринария табибы Татьянаны һәм орлыкландыручы Игорьны эшкә чакыргач, аларга бер тапкыр бирелә торган түләү, яхшы хезмәт хакы бирдек, югары класслы җиһазлар, шул исәптән миллион сумлык УЗИ аппараты белән тәэмин иттек. Салимкиннар эш режимын үзләре билгели, иртәнге 4тә килә алалар, төшке аш вакытында килә алалар.

Минем өчен иң мөһиме: аларның үз эшләрен намус белән башкарулары һәм барысына да өлгерүләре. Яшь белгечләрнең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үсеш перспективалары булырга тиеш дип саныйм. Менә бездә ветакадемия студенты Ришат Вәлиев практика үтте. Башта ул: «Мин беркайчан да колхозда эшләмәячәкмен!» – диде. Аннары ияләнде, зоотехник булып эшли. Мин аны квалификациясен күтәрү өчен Санкт-Петербургка, аннары Липецкка, Мәскәүгә җибәрдем. Хәзер аңа 28 яшь, ә ул инде минем урынбасарым. Тиздән өйләнергә җыена, ә без аңа йорт төзергә ярдәм итәрбез.

Ата-ана метрлары исәпкә алынмасын

Әлбәттә, торак – хезмәт хакы кебек үк мөһим фактор, ул яшьләрне авылда тота ала. Һәм бу алымны дәүләт тә кулланырга тырыша. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче яки авылга эшкә күченергә теләк белдергән гражданнарга торак төзү яки сатып алуга субсидияләр бирә. Программа шартлары буенча торак бәясенең 30 процентын кеше үзе түли, 70 процентын бюджет түли. 3 ел эчендә Татарстанда бу программа буенча 141 гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итүләренчә, хәзер чиратта 87 гаилә тора, аларның яртысы быел субсидияләр алачак. АПК хезмәткәрләре өчен авылларда аренда йортлары да төзелә: эш бирүче төзи, ә аның чыгымнарының 80 процентын бюджет каплый. Әзер торакны авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәре башта арендага ала, 5 ел эшләгәннән соң аны 10 процентын түләп, ә 10 елдан соң бары тик 1 процентын түләп сатып ала ала. Программа 2020 елдан бирле эшли, аннан 128 гаилә файдаланырга өлгергән.

Әмма авыл яшьләре вәкиле Диләрә Шувалова торак программаларына да төзәтмәләр кертергә кирәк дип саный.

– Торак шартларын яхшыртуга субсидия алуга кандидатларны сайлаганда, торакка мохтаҗлык исәпкә алына. Авыл яшьләре, кагыйдә буларак, әти-әниләре йортларында теркәлгән һәм торакка мохтаҗ түгел. Минемчә, программага үзгәрешләр кертергә һәм, субсидияләр алу өчен, яшь белгечнең әти-әнисе йортында булган квадрат метрларны исәпкә алмаска кирәк, – дип тәкъдим итә ул. – Аренда торагына килгәндә, әлеге программада өч як катнаша: эш бирүче, муниципалитет һәм граждан – агросәнәгать комплексы предприятиесе хезмәткәре. Һәм торак алу исемлекләрендә конкрет хезмәткәр тора, мәсәлән, ветеринария табибы Иванов.

Әмма, мисал өчен, Иванов чиратта торган вакытта эштән китсә, аның аркасында бөтен предприятие исемлектән төшеп кала. Без мондый торакны алу өчен гаризаларны предприятиеләрдән бирергә тәкъдим итәбез, ә инде кайсы хезмәткәргә бирергә икәнен эш бирүче үзе хәл итә алсын иде.

Фото: © rt-online.ru

Авыл халкының торак мәсьәләсен хәл итүнең өченче ысулы – ташламалы ипотека кредиты. Өч ел эчендә авыл ипотекасы программасы буенча 5 меңнән артык татарстанлы 13 млрд сумнан артык кредит алган. Тик менә кредитларның күп өлеше шәһәр халкына, нигездә Казан халкына эләгә, алар шәһәр янындагы Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнарында йортлар сатып алганнар яки төзегәннәр. Шулай итеп, авыл ипотекасы асылда «шәһәр ипотекасы» булып чыкты һәм 2019 елда кабул ителгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасының төп максатына ирешү өчен эшләмәде...

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Фәридә Якушева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100