«Моңа кадәр әниегезне җырлатмыйча ничек түздегез?» – Җырчы Иркә әнисе белән дуэт яздырган
«Күптән бер хыялым бар иде. Әнием белән дуэт башкарырга. Ниһаять, сезгә дә җырыбызны дулкынланып тәкъдим итәбез», – дип белдерә җырчы Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Халык Иркәнең әнисенең җырлавын нык яраткан, комментарийларда шул хакта язалар:
Искиткеч матур җырлый.
Бигрәк тә моңлы тавышлы, бәлки, концертларда җырларсыз.
Иркә моңа кадәр әниегезне җырлатмыйча ничек түздегез? Нинди талант, моң, тавыш! Искиткеч матур җырлый әниегез.
Уңышлар сезгә әни-кыз!
Моңлы сандугачлар.
Искиткеч премьера белән.
Шундый күңелгә якын моңлы тавыш.
Супер моңлы тавыш.