Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Элек 3 балам иде, хәзер 2 калды»: атыш оештырган кызның әтисе күрсәтмә биргәндә елаган

news_top_970_100
«Элек 3 балам иде, хәзер 2 калды»: атыш оештырган кызның әтисе күрсәтмә биргәндә елаган

Брянск мәктәбенең завхозы – хуҗалык эшләре өчен җавап биргән директор урынбасары – 51 яшьлек Лариса Католикова күрсәтмә биргәндә елап җибәргән.

«Безнең гимназиядә балалар имин шөгыльләнә алсын өчен бөтен шартлар тудырылган иде. Камералар эшләде, контроль-пропуск пункты эшләде», – ди ул һәм елап җибәрә.

Завхоз үзенең хатасын өлешчә таныган. Мәктәптә металлодетектор булган, әмма уку йортын Яңа елга бизәр өчен аны алып куйган булганнар.

Лариа Католикова мәктәптә 5 ел эшли икән. Ул рак белән авырый, ә кече улы махсус операциядә. Аны 7 елга иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр – чөнки иминлек өчен нәкъ менә ул җавап биргән.

Кызның әтисе Дмитрий Афанаскин исә 2 маддә буенча гаепләнә – коралны саксыз саклау һәм кызын үлем чигенә җиткерү.

«Ничә балагыз бар?» – дигәч, Алинаның әтисе: «Элек өч балам иде, хәзер – ике, бүген кызны җирләдек», – ди ул калтыранган тавыш белән.

Алина – игезәкләрнең сыңары. Мәктәптә фаҗига булырга 1 көн кала игезәк кызлары әтиләренең туган көненә бүләкләр бирә – ата кеше мондый хәл булуын көтмәгән дә. Хәзер ата кешегә 17 ел колония яный. Ә кызларның әниләре ирен азат итүне сорап мөрәҗәгать иткән.

Афанаскин каравылчы булып эшли, ау белән шөгыльләнә, банкаларга атып уйный торган булган. Әти кеше кызын помпалы мылтыктан атарга өйрәткән булган. Дмитрий коралны сейфта саклаган, әмма кызы аның ачкычын табып, мылтыкны тубуска салган һәм мәктәпкә киткән. Анда ул классташы Машаны атып үтерә, 5 баланы яралый, үзе атылып үлә.

Маша гаиләсе – 1 миллион, авыр яралы балаларның әти-әнисе – 500 мең, җиңел яралылары 300 мең сум компенсация алган.

Машаның әтисе кызларның үзара дус булуын әйткән. Аткан вакытта ул беренче булып басып торган һәм шуңа да үлгән. Декабрь азагында Машага 15 яшь тулырга тиеш булган.

Мәктәпнең карачылчысы – 51 яшьлек Галина Черткова – үзен гаепле дип санамый. Аңа хәзер 10 ел колония яный. Ул кыз кулындагы тубусны күрмәвен әйтә.

«Кызлар гадәттәгечә баралар иде, алар икесе бертөрле киенә. Шикле берни дә күрмәдем. Ул гадәттәгечә киенгән иде», – дигән ул. Игезәк кызларның берсе класска китә, ә Алина кара киемгә киенә һәм, соңга калып кереп, ата башлый.

Ике малай – Тимофей һәм Петрның хәле бик авыр. Алар Мәскәүгә җибәрелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100