Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җәенкерәк болыт кебек, сорауларга җавап бирә» - блогер Лилия Маликова иренең җанын күрә

news_top_970_100
«Җәенкерәк болыт кебек, сорауларга җавап бирә» - блогер Лилия Маликова иренең җанын күрә
https://vk.com/id530110632

Башкортстанның Бакалы районында яшәүче фельдшер, блогер Лилия Маликованың ире юл фаҗигасендә вафат булган. Соңгы вакытта бергә яшәмәсәләр дә, Лилия ханым әлеге хәсрәтне бик авыр кичерә. Ире белән элек бергә яшәгән йортларына кайткач, блогер мәрхүмнең җаны янәшәсендә булуын тойган. Соңгы постында ул шул хакта яза.

«Элегрәк берәрсе җан белән җан сөйләшә дисә, мәңге ышанмас идем. Өстәп акылдан шашкан дияр идем. Ә хәзер бар нәрсә үземнең баштан үткәч ышанам. Фәнни күзлектән караганда берничек дәлилләп булмый торган әйберләр. Тик шулай да барыбыз да фани дөнья белән мәңгелек дөнья барын беләбез.

Төн буе керфек тә какмадым бүген, мирас турында уйланып чыктым. Иртән балалар белән киңәшләшергә, мираска кермәскә кирәк дигән фикер белән тордым. Бер ташлап киткән дөньялар җан тынычлыгы бирмәс кебек иде. Шуңа өстәп картайганда ялгызың бер өйдә калудан курыктым. Соңгы вакытта авылдагы бу өй мине куып җибәргәндәй җибәрде, мин нык бастырыла , үлем хәленә җитә идем. Ниндидер җонлы зат арттан буа иде. Шул вакытлар кылт итеп исемә төште дә, өйне бөтенләйгә ташлау башыма керде. Шуңа да Бакалыда төпләнеп алган идек бит инде.

Ә иртән бар нәрсә үзгәрде. Күңелгә ниндидер дулкыннар аша , мине рәнҗетмә дигән ниндидер информация килде. Соңыннан бөтенләй җан тынычлыгы урнашты, элек бәхетле яшәгән вакытлардагы кебек. Бөтенләй бу өйдән китмәгәнмен, аерылышулар булмаган, өйдә Айнурт йөргән кебек сиздем. Кыскасы бәхетле вакытларга кайттым һәм элеккечә яшәп тә киттем. Җан сызлауларын сыпырып алгандай булды. Айнурт гел янда йөргән кебек. Үзе күренми, ә үзе бар. Ышанмалы хәл түгел. Мин Айнуртның мәрхүм булганын бөтенләй башымнан чыгардым, чөнки ул бар. Мин аның турында тере кешене уйлаган кебек уйлыйм. Минем сорауларга җавап бирә, тик ниндидер сизелер сизелмәс дулкыннар аша. Күзгә күренми торган болыт кебек. Шулай сизелә. Түгәрәк тә түгел , ә җәенкерәк болыт, тик төсе юк һәм җанга тынычлык бирә торган. Йөрәк сызлаулары шундук бетә торган. Ничек аңлатып язарга да белмим.

Бар нәрсә дә кире үз урынына кайтты, утырды. Бернинди үлем җитем дә булмаган, кайгы да килмәгән кебек. Ул турыда баш та уйлый алмый, күңел дә сызланмый. Дәлилләп кенә булмый бернәрсәне дә. Җаны минем сагышларны юып йөргәнен төгәл беләм. Ялгыз түгелемне сизеп күңел дә күтәрелеп китте.

Хәзер бер нәрсәдән куркып яшим, әгәр 40 ларыннан соң җаны күккә ашса һәм мин сизмәсәм янымда йөргәнен.

Мондый могҗизалар булганына үлсәм дә ышанмас идем. Ә җан белән җан сөйләшә, сөйләшү генә түгел юата, көч тә бирә әле. Бәлкем кеше шулай акылдан язадыр. Мин дә кеше бит, үземчәрәк булсам да. Тик берьюлы өч кеше акылдан яза алмый. Балалар да җанга тынычлык килде ди, алар да елаудан, өзгәләнүдән кинәт кенә туктадылар. Гаилә яңадан бергә кушылды, җыелды. Айнурт өйдә гел сөенеп йөргән кебек, чөнки йөзе гел елмайган кебек чагыла. Чын менә», - дип яза Лилия Маликова.

 

Фото: © https://vk.com/id530110632

«Лилия. Ул ризалыгын биреп киткән сиңа. җан тере бит ул, йөри әлбәттә. Бик шатмын синең өчен», «Мин дә 11 ел ялгыз торна инде, Лилия», – дип яза аның дуслары.

Лилия Маликованы ире исән вакытта кире кавышып өлгермәгәнгә шелтәләүчеләр дә бар. «Исән чагында кайткан булсагыз, җаны гына түгел, үзе дә шатланып туймас иде»;

«Шул кадәр яхшы кешедән ник киттегез соң сез ике бала белән. Гаеп анда булмаган, димәк. Булганын сакламыйбыз, югалткач елыйбыз дигән мәкаль дөрес шул», – дигәннәр.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100