Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ельцинның иң якын көрәштәшләренең берсе булган Геннадий Бурбулис вафат

news_top_970_100
Ельцинның иң якын көрәштәшләренең берсе булган Геннадий Бурбулис вафат

Россиянең элекке дәүләт секретаре Геннадий Бурбулис вафат булган, дип яза «Интерфакс». Аңа 76 яшь булган.

Әзербәйҗанның Turan басмасы хәбәр итүенчә, Бурбулис Бакуда узган халыкара форумга килгән булган. Якшәмбе көнне ул бер кунакханәдәге саунага кергән һәм шунда вафат булган.

Геннадий Бурбулис президент Борис Ельцин булганда аңа иң якын сәясәтчеләрнең берсе санала иде. 1991-1992 елларда ул дәүләт секретаре һәм премьер-министрның беренче урынбасары булды. Геннадий Бурбулис Беловежскидагы килешүләрендә СССРның юкка чыгуы турында карарны кабул итүдә катнашкан кеше. Бурбулис «СССР халыкара субъект буларак юкка чыга» дигән формулировканы уйлап тапкан кеше.

Бурбулис Дәүләт Советы депутаты, соңрак Новгород өлкәсе вице-губернаторы, Федерация Советы депутаты булды.

Борис Ельцин аны акыллы сәясәтче дип атый торган була. Ул тарихны, рус телен, әдәбиятын яхшы белгән. Шул сәбәпле, СССР таркалгач ни булачагын билгеләү өчен Ельцин аны үз командасына алган, дип яза «Московский комсомолец».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100