Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ельцин түбәтәе» тарихы 30 елдан соң: Россия президентына бүләкне нигә кире сораганнар?

90 еллардагы милли хәрәкәт белән таныш кешеләр «Ельцин түбәтәе» дигән гыйбарәне беләдер. 1990 елда «Йота алган кадәр суверенитет алыгыз» турындагы чыгышыннан соң, Ельцинга бер агай – Аксубайдан Зөфәр Салиев түбәтәй кидерә. Аннары… шул түбәтәен кире сорап хат яза. «Интертат» Зөфәр Салиевның улы белән очрашып, бу вакыйгаларның нечкәлекләрен ачыклады.

news_top_970_100
«Ельцин түбәтәе» тарихы 30 елдан соң: Россия президентына бүләкне нигә кире сораганнар?

«Суверенитетны үзегез йота алган кадәр алыгыз» (Берите суверенитета столько, сколько вы его сможете проглотить) – РСФСРның Югары Советы рәисе, соңрак – Россиянең беренче президенты Борис Ельцин 1990 елның 8 августында Казан университетында җәмәгатьчелек белән очрашу вакытында әйткән сүзләре. Ул бу чыгышын: «Мин һәр республиканың милли үзаңы үсешендә тоткарлык буласым килми», – дип дәвам итә. (Уфада ул «йота алган кадәр йотыгыз» дигән сүзләрне әйтә, ә менә Казанда бу сүз чыннан да шулай әйтелгәнме – анысы турында мәгълүматлар төрлечә).

Шушы чыгышыннан соң, милли хәрәкәт активисты Зөфәр Салиев аңа түбәтәй кидерә.

Соңрак Борис Ельцин бу сүзләрен башка кабатламый. Россия һәм Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы сөйләшүләр башлана. «Коммерсантъ» язуынча, 1992 елның 12 апрелендә Казанда узган митингта Ельциннан түбәтәйне кире кайтаруны таләп итәләр.

Соңрак, өметләре акланмаганны аңлаган Зөфәр Салиевның түбәтәйне кире таләп иткән, «Түбәтәйне кайтарыгыз!» дигән мәкаләсе дә чыга.

«Азатлыкка күтәрелгән татар халкы сезне зур хөрмәт белән, демократ буларак каршы алды, сездә үзен яклаучы, кимсетелгән халыкларны яклаучы сәясәтчене күрде… Сез Казанда үзегезне нәкъ шулай күрсәттегез… Әмма сез мине һәм минем кебек миллионнарны алдадыгыз. Президент булгач, сезнең битлек астындагы президент икәнлеге, икейөзле булуыгыз аңлашылды… Бездә бирелгәнне кире сорау гадәте юк. Әмма, кызганычка, мин моны эшләргә мәҗбүр. Бездә изге милли баш киеме булган түбәтәйне кире кайтарыгыз. Сез аңа лаек түгел!» – дип яза Зөфәр Кәшәфетдин улы «Молодежь Татарстана» гәзитендә 1996 елның гыйнварында чыккан мәкаләсендә.

«Молодежь Татарстана», 1996 елның гыйнвары

Зөфәр Салиев истәлекләреннән: «Срочно түбәтәйне җибәр!»

Зөфәр Салиев 2020 елның сентябрендә вафат булды. Аңа ул чакта 96 яшь иде. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны, Иске Кармәт авылыннан. Нәбирә Гыйматдинова «Ватаным Татарстан» газетасына аның яшь чагында Донбасс шахталарында эшләвен яза. Мурманскида «Морской охотник» дип аталган хәрби корабларны эзәрлек­ләү частенда хезмәт итә. Аннары ул Иске Кармәттә, аннары Ульян өлкәсендә, соңрак Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында укыта. 1969 елда Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылына директор итеп җибәрәләр. Анда ул 13 ел эшли, үзе география, хатыны Оркыя ханым тарих укыта. Агач мәктәп урынына таш мәктәп салдыра, ул мәктәптә әле дә укыйлар. Нәбирә Гыйматдинова язуынча, ул Хәсән Туфанны аклар өчен дә суд юлларын да таптаган. Зөфәр Салиев үзе тарих белән кызыксыну сәбәпле, милли хәрәкәткә килүен, 1989 елдан Казанда яши башлавын искә ала. Ул Муса Җәлил һәйкәле янындагы митингта Татарстанның союздаш республика булырга хокукы турында чыгыш ясый, халык моны бик ошата, аны хуплый. Моннан дәртләнеп киткән Зөфәр Салиев милли хәрәкәткә башы-аягы белән чума. Митингларда даими катнаша, чыгышлар ясый, Ирек мәйданында ачлык игълан итүчеләр төркеменә кушыла.

Ельцинга түбәтәй кидерү турында ул болай искә ала («Ватаным Татарстан» газетасында Нәбирә Гыйматдинова истәлекләре буенча): «Россия Президенты Ель­цин­ның Казанга килүе үзе бер тамаша булды. Президентны кү­рәсе килә. Рәхмәт, Казан дәүләт университеты парторгы чакыру кәгазе бирде. Халык шыгрым. Алда ике якка да микрофон куйганнар. Безнең мөстәкыйль­леккә ки­зәнгән рус демократлары чәчрәп чыгалар да Ельцинга сораулар яудыралар. Менә зур кунак сөйләргә кереште. Кызым Роза миңа кыйммәтле түбәтәй бүләк иткән генә иде, сәхнәгә менеп кигездем дә куйдым шуны Ельцинның башына! «Хөр­мәтле Борис Николаевич, әгәр син безнең мөстә­кыйль­лекне якласаң, сине пәйгам­бәр урынына күрер идем», – дидем. Ул аркамнан какты, һәм без куллар кысыштык та, мин аска төштем. Ельцин: «Берите суверенитета столько, сколько надо», – диде, «күпме йотасыз» дигән сүз әйтмәде кебек ул. Мәскәү мөстәкыйльлеккә бәйләнә башлагач, мин ике көн саен «Правда», «Извес­тия» гәҗит­лә­ренә һәм шәх­сән Ельцинга: «Срочно түбәтәйне җибәр, син аңа лаек түгел», – дип телеграммалар суктым...»

Яңа мәктәп янында коллектив белән күмәк фото

Фото: © nashcheremshan.ru

Туксанынчы елларда Зөфәр Салиев гел түбәтәйдән. Ул ачлык мәйданында да була, ул чорда аның хакында еш язалар. Нәбирә Гыйматдинова аны «милли хәрәкәт үзә­гендә кайнаган, пенсия акчасына татар китаплары, Коръән тәфсирләре сатып алып тараткан» шәхес буларак, бик югары бәяли.

Зәки Зәйнуллиның «Ачлык мәйданы» китабында да аның хакта сөйләнелә. Анда Зөфәр Салиевның түбәтәен ишегалдында домино уйнап утырган кешеләр салдырып алуы турында сүз бара. Зәки Зәйнуллин 3 егет белән ишегалдына кереп, теге кешене бугазлап, түбәтәйне кире кайтаруын яза. Дөрес, соңрак чыккан «Кеме генә юк татарның?» китабында Зәки Зәйнуллин шушы ук эпизодны бераз башкачарак сурәтли, Зөфәр Салиевка гаеп тә ташлый, «махсус хезмәтләр агенты» дип гаепли. Нәбирә Гыйматдинова, Зәки Зәйнуллинның үз сүзләренә таянып, бу гаепләүләрне кире какты.

Равил Салиев: «Минем әти – Ельцинга түбәтәй бүләк итүе белән дә бөтен республикага танылган кеше»

Зөфәр Салиевның улы Равил дә әтисе кебек үк педагог. Биектау районы Пермяки авылында 27 ел мәктәп директоры булып эшләгән. Хәзер – һәвәскәр тарихчы, төбәкне өйрәнеп, китаплар яза. Ул әтисе белән булган шушы вакыйгалар турында сөйләде. «Рус авылында эшләдем», – дип, ул башлыча русча сөйләде.

– Зөфәр абый, әтиегез белән таныштырыгыз әле. Ул ничек шулай милли хәрәкәттә күренекле кешегә әйләнеп киткән?

– Әтием Зөфәр Салиев – тумышы белән Аксубай районы Иске Кармәт авылыннан. Бу – Хәсән Туфанның туган авылы, алар безнең белән күршеләр булган. Билгеле булганча, Хәсән 14 яшендә, бәхет эзләп, Уралга китеп барган, шахталарда эшләгән. Ул, бер чыгып киткәннән соң, 54 ел буена туган авылына бер тапкыр да кайтмый.

1971 елда әти аны беренче тапкыр Иске Кармәткә кайтырга күндерә. Бу бөтен җирдә дә документаль рәвештә кереп калган. Хәсән Туфанның бөтен биографиясе, арттырып әйтү түгел – барысы да минем әтинең сүзләреннән алып язылган. Язучы Нәбирә Гыйматдинова да «Дәрвиш хатирәләре» әсәрендә әтинең Хәсән Туфанны ничек туган якларына алып кайтуы, ни өчен аның монда кайтмаска тырышуын язды.

Ни өчен шулай булуы хакында фаразлар күп. Әтинең сүзләренә караганда, Хәсән Туфанны кулга алгач, органнар Иске Кармәт авылыннан характеристика сорап алган. 3 кеше кул куйган характеристика килә: парторг, авыл советы рәисе һәм колхоз рәисе. Аны мулла нәселеннән, «халык дошманы» дип язалар. Бәлки, шуңа күрә күңеленнән рәнҗеп калгандыр. Туфан моннан соң әле тагын 2 тапкыр Иске Кармәткә кайта.

Әтием Хәсән Туфан белән бик дус иде. Хәтта минем апам һәм абыемның Хәсән Туфаннарда кунганы да бар, ялгышмасам, Маяковский урамында иде фатиры. Мин үзем анда бер тапкыр да булмадым.

Хәсән Туфан белән үзем дә бик күрешергә теләгән идем, ул безнең күрше бит инде. Ләкин берничек тә очраша алмадым. Бер генә тапкыр күрергә язды. 1975 елда Казан педагогия институты дипломын алгач, шатланып, тимер юл вокзалына – авылга билет алырга киттем. Без ул вакытта Иске Кармәттә түгел, Чирмешән районында яши идек, әти мәктәп директоры булып эшли. Поездга кадәр вакыт уздырыр өчен, Колхоз базарына кереп, күчтәнәчләр алдым. Шунда Хәсән Туфанга охшаган ак башлы кеше күрдем. Портреты буенча таныдым – ул мин яшәгән тулай торактагы бүлмәдә эленеп тора иде. Мин аның белән бик горурланып яшәдем. Уку елы тәмамлануга, югалмасын өчен, ул портретны төреп алып кайтып китә идем. Базарда Хәсән Туфан бер хатыннан өрек алып тора. Хатын-кызлар үзара сөйләшә, «бу – шагыйрь Туфан бит» диешәләр. Берәү килде дә: «Хәсән ага, тизрәк кыймылда, ашыгабыз», – диде. Мин, бәлки, борылып алганмындыр, шул арада Хәсән Туфан юкка да чыкты. Ябык түбәле базардан чыктым – Туфан Бауман урамына, Нәшрият йортына таба барып ята. Мин артыннан киттем, ләкин артыннан килеп, эндәшергә, «Хәсән ага, мин сезнең туган авылыгыздан», – дип әйтергә кыймадым.

Әти белән аларның яшь аермасы бик зур иде. Ләкин әти аралашучан кеше иде, алар дуслаша алганнар. Әтием Хәсән Туфанга мамык мендәр бүләк иткән. Бу хакта Рәшит Әхмәтҗановның шигыре дә бар.

– Ельцинга түбәтәй бүләк итү ничек булды?

– Минем әти – Ельцинга түбәтәй бүләк итүе белән дә бөтен республикага танылган кеше. Бу хәл Казан университетында очрашуда була. Бу түбәтәй турында ялкау язучы гына язмагандыр. Ялгышмасам, беренче булып Венера Якупова язды.

Аннары Венера Якупова болай язды: әтием түбәтәйне Ельцинның күңелен йомшарту, ул Татарстан республикасына суверенитетны күбрәк бирсен өчен, дип биргән. Ләкин бәйсезлекне алай күп бирмәвен аңлагач, түбәтәйне кире кайтарсын, дигән таләп белән, әтиемне мәкалә язарга күндерәләр. Әтием: «Ельцин, син бәйсезлекне без сораган кадәр бирмәдең, шуңа күрә син татар түбәтәе кебек затлы бүләк кияргә хакың юк», – дип язган.

Апам сүзләренә караганда, әти бу түбәтәйне Үзбәкстаннан алып кайткан. Ул – затлы түбәтәй, кыйбатка сатып алган булган икән.

Кайтардылармы?

– Юк инде. Казан ханнарының таҗы да Мәскәүдә саклана – аны да кайтармадылар бит, түбәтәйне инде бигрәк тә. Әмма ул түбәтәй турында әллә нинди мәзәкләр сөйләп йөрделәр. Имеш, Казаннан Мәскәүгә очып киткәндә, Ельцин бу түбәтәйне очкыч тәрәзәсен ачып җиргә ташлаган икән, ди.

– «Гәзиткә язарга күндерделәр», дидегез, кемнәр алар?

– Бу – сер түгел, аны чынлап та бу эшкә ризалатканнар, аларның исем-фамилияләрен беләм. Әйтмим. Аның язганнары «Молодежь Татарстана»да басылды.

– Сез татарча әйбәт сөйләшәсез...

– Мин татарча бер класс та укымадым, гел русча укыдым. Сөйләгәндә яхшы сөйлим дә, язу килеп чыкмый. Мин гел рус мәктәбендә өйрәнгәч. Мукшы авылында эшләдем мин, рус авылларында.

– Ә балалар татарча беләме?

– Биектауда эшләгәндә татар телендә укыттык, ул ул вакытта татар теле атнага 5-6 дәрес керә иде. Рус балалары да татарча яхшы белә иделәр. Татардан яхшырак татарча белгән рус балаларын беләм. Минем каршыда гына яши ул хәзер, зур урында бухгалтер булып эшли, чип-чиста итеп татарча сөйләшә.

– Ә сезнекеләр?

– Кызымның бер улы Дамир исемле, Казанда торалар, татар мәктәбендә укый. Әнисе татарча сөйләшергә өйрәтте. Шунысы кызык: чип-чиста татарча сөйли торган бала, татар мәктәбенә баргач, русча сөйләшеп йөри хәзер, ләм-мим бер сүз дә татарча сөйләми.

Ничәнче мәктәп?

Әйтмим. Аларга әле анда укырга кирәк.

Сез Ельцинга түбәтәй бүләк иткән мәшһүр кешенең улы, түбәтәй хәзер кызганыч түгелме соң?

Кызганыч дип әйтә алмыйм инде. Кирәккәндер инде әтигә бүләк итәргә ул чагында. Әти өметләнгәндер, халыкта бит «ирек алабыз» дигән өмет бар иде бит, ләкин ул ирекне без алып бетерә алмадык. Үзегез беләсез, Шахрай килгән иде, Емельян Пугачевның читлеген кулына тотып, безнең президентыбыз Шәймиевне шул читлеккә утыртып, Казаннан Мәскәүгә алып китеп хөкем итәргә теләгән иде, халык президентыбызны ул вакытта яклап калды, бирмәде. Һәм Сергей Шахрай ул читлекне буш килеш үз урынына кайтарып куйды. Минемчә, түбәтәй Мәскәүнең дәүләт тарих музеендадыр.

Әтиегез ул очрашуга ничек эләккән соң, кем буларак?

Әти милли хәрәкәттә бик актив катнаша иде ул вакытта. Мин әйтә алмыйм инде хәзер. Кем дәшкәнен белмичә әйтү дөрес булмас. Аның анда булуы – факт.

Түбәтәй кызганыч түгелме? Эзләп табып кайтарасы килмиме?

Аны табып була микән инде хәзер? «Ельцин ташлаган» дигән сүз мәзәк кенәдер, мин аңа ышанмыйм. Свердловскида Ельцин үзәгендә булдым. Карап йөрдем, әтинең түбәтәе бу үзәктә куелмаган микән, дип. Кызганычка, озак йөри алмадым, күрмәдем.

Ркаил Зәйдулла: «Түбәтәй кайда ята икән?»

Ркаил Зәйдулла бу вакыйгалар турында 1999 елда чыккан китабында болай телгә ала (мәкалә 1991 елның ноябрендә язылган):

«Ә түбәтәй кайда ята икән соң? Югалмаган микән? Киләчәктә урыслар аны, Казан бүреген саклаган кебек, затлы музейларына куярлармы?

Кешеләр төрлечә уйлый. Казан бүреген кире бирмәделәр, хет бу түбәтәйне кире кайтарырга иде, ялгыш кидергәнбез аны Ельцинга, диючеләр дә бар. Хәтта Салеев фамилияле бер карт Мәскәүгә телеграмма да суккан икән: «Ельцин, түбәтәйне кире җибәр, син аңа лаек түгел!»

Менә юләр димә инде син аны! Мәскәүгә җибәрелгән әйбернең кире Казанга әйләнеп кайтканын кемнең кайчан күргәне бар иде әле?!»

Түбәтәй кайда?

Зөфәр әфәнденең улы Равил әйтүенчә, бу түбәтәй фотосы беркайда да юк. Интернетта Дмитрий Бунтуков төшергән түбәтәйле фото бар. Шуны башта Зөфәр абыйныкы дип уйлаган идем. Әмма Ельцин артындагы Тукай сурәтен шәйләп, хезмәттәшем Рузилә Мөхәммәтова моның Казан университеты булуына шик белдерде. Казан университетында Тукай фотосы була алмый бит инде 90нчы елда! Әле хәзер дә аның булуы шикле. Чыннан да, тикшеренә башлагач ачыкланды – 8 август көнне Ельцинга 2 түбәтәй кидергәннәр икән! Берсен – Тукай клубында, икенчесен – университетта. Ул ике урында халык белән очрашкан.

«Ельцинга беренче түбәтәйне мин кидердем, – диде язучы Ринат Мөхәммәдиев. – Мин аңа: «Бу татар түбәтәе башыгызны сакласын!» – дип әйтеп кидердем. Ринат Мөхәммәдиев, билгеле, түбәтәйне кире сорау турындагы вакыйга турында хәбәрдар. Әмма ул үзенең түбәтәен кире сорамавын әйтте. «Биргән бүләкне кире сорауны дөрес дип санамыйм», – диде ул.

Ельцинга беренче кидерелгән түбәтәй шушы булып чыкты.

Фото: © Дмитрий Бунтуков

Журналист Любовь Агеева язуынча, Борис Ельцин ТАССРда 6сыннан 9ына кадәр була, Әлмәт, Чаллы, Алабугада да була. Нәкъ менә язучылар белән очрашканнан соң ул трамвайга утырып китә дә инде.Язучылар йортыннан чыкккач, аны транспарантлар тоткан кешеләр каршы ала. Каршына күп кешеләр килүен күргәч, ул хөкүмәт автомобильләре торган якка түгел, ялгыш башка якка китә. Министрлар Кабинеты хезмәткәре Рөстәм Мәһдиев, трамвайның светофорга туктаганын күрә. Йөртүче ханым, Ельцинны күргәч, ишекне ача. Ул трамвайга утырып китеп тә бара. Трамвайны туктатып, машинага күчереп утырталар.

Ельцин «Архиерейская дача»да яши. Моторлар төзү идарәсендә аны Татар иҗтимагый үзәге активистлары урамда көтеп тора. Ул урамга чыгып, шул палакатларны укый. Рәүф Ибраһимов: «Без Россиягә кермәдек» дигән плакат тотып торган була. Ул шуны укыгач, дәшми тора һәм китеп бара.

Фото: © Владимир Зотов белән очрашу

Рәшит Әхмәтҗанов, «Мамык мендәр»

Рәшит Әхмәтҗановның Зөфәр Салиевка багышлап язган шигыре:

«Мамык мендәр»

Туфан туган авылдан ул.

Һәм бераз охшый Туфанга.

Охшагандыр – бу дөньяны

Күз яше белән юганга.

Һәр әйткәне шигырь аның,

Нигә соң ул үзе язмый?

Менә тагын яңа шигырь

Сөйли миңа Зөфәр абзый:

«Исләремдә исән тора

Туфан илгә кайткан көннәр.

И-и-и, ул көннәр...

Мин шагыйрьгә

Бүләк иттем мамык мендәр.

Кайткан көннүк йолдызларга,

Ай-Кояшка ник менәргә? –

Йокласын дим, ял итсен бер

Башын салып шул мендәргә.

Уйлагандыр: «Халкым һаман

Кемнәргәдер билен бөгә.

Татарларым кол булганда –

Бу азатлык миңа нигә?!»

Кабат ташка әйләнгәндер

Шул чагында мамык мендәр.

И-и-и, шагыйрьнең бар гомере –

Айлы төннәр, кара көннәр…»

Сөйли шулай Зөфәр абзый.

Ул – Туфанның авылдашы.

Күз алдымда... мамык мендәр

Һәм... күгәргән зиндан ташы!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100