Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елаттың»: Зәринә Хәсәншина «Әни...» дип аталган җырын тәкъдим итте

Җырның авторлары – шагыйрә Эльмира Җәлилова белән композитор Миләүшә Хәйруллина.

news_top_970_100
«Елаттың»: Зәринә Хәсәншина «Әни...» дип аталган җырын тәкъдим итте
Фото Зәринә Хәсәншина рөхсәте белән урнаштырыла

Зәринә Хәсәншина – татар эстрадасында өметле җырчыларның берсе. Ул әниләр темасына багышланган яңа җырын тәкъдим итте.

«ӘНИ! Мөгаен, бу җыр инде күптән язылырга тиеш булгандыр. Тик, никтер, ул тема шулкадәр тапталган, төчеләнгән кебек иде. «Әни» минем өчен «мин һаман да сиңа бәби» белән рифмалашмый. Әни ул – шәхес: башка карашлы, башка холыклы, башка язмышлы. Аның үз хаклыгы, үз кыйбласы. Кайчак шул карашлар капма-каршы килә, маңгайга-маңгай бәрелешә. Ул һәрьяклап идеаль булырга омтыла, ә мине идеальлек әлләни омтылдырмый. «Кеше ни уйлар?!» – ди ул, ә мин инде моның белән күптән кызыксынмыйм. Әйе, бүләк тә, үрнәк тә түгел мин... 

Һәм мин дөньядагы иң матур хатын-кыз үрнәге булган бу шәхескә кабат тусам да тәңгәл булалмасымны, шәүлә булалмасымны таныйм – сокланам, горурланам! Әмма үземнең беркайчан 3-4 сәгать кенә йоклап, гаиләсен, мал-туарын, 25 сутый бакчасын гөл итеп тоткан, бөтен туганнары өчен җанын ярып бирергә әзер булган, беркайчан зарланмаган һәм үзе турында иң соңгы чутта гына уйлаган затлы хатын-кыз булалмасымны беләм. Ә әни әнә шундый! Әни белән мөнәсәбәтләрне дә идеальләштерәсем килми – беркемнеке дә алай булалмыйдыр. Бәлки, булаладыр да. Ә минем аңламаган чаклар була, санламаган чаклар була... 

Әмма, бар дөньяга сыймаганда, кайтып сыенырдай Галәм кадәр җан барын белүдән Җир шары җылына!» – дип язган Зәринә. 

Пост астында күпләр: «Елаттың», – дип язган. Чыннан да бу җыр һәркемнең күңеленә үтеп керердәй, сез дә тыңлап карагыз. Премьера белән, Зәринә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100