Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елаттың, яшьлеккә алып кайттың» – Илсөя Бәдретдинованың «Яшьлегем капкалары» җыры чыкты

news_top_970_100
«Елаттың, яшьлеккә алып кайттың» – Илсөя Бәдретдинованың «Яшьлегем капкалары» җыры чыкты
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Илсөя Бәдретдинова «Яшьлегем капкалары» җырының премьерасын тәкъдим итте. Халык Фәнис Җиһанша белән төшерелгән видеокадрлардан соң яңа җырны көтеп алса, хәзер инде клип дип түземсезлек белдерә.

«Менә… Рәхим итегез. Яңа җыр. Яраттым бу җырны. Җылы, рәхәт, тәмле килеп чыкты. Җәй көне клип төшерергә исәп Аллаһы бирсә. Дилүс Шәйхеразиев көе, Айгөл Вәлиуллина сүзләре. Илдус Дәүләнов аранжировкасы. Төп рольләрдә: Фәнис һәм Илсөя», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Ай, матурым, елаттың. Искиткеч булган бу. Яшьлеккә алып кайттың, бит зур рәхмәт»;

«Менә бит, ниһаять! Илсөя үзенең образлы лирик тавышы белән җырны бизәп җибәргән»;

«Бик тә яхшы, күңелгә якын, үзебезчә булган, Илсөя! Яшь чаклардан ялт итеп уратып кайтара торган җыр булган»;

«Искиткеч шәп җыр! Шундый оста җылы итеп уйныйсыз! Афәрин!!!» – дип хуплап алган яңа җырны тыңларга өлгерүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100