Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елаттың» – Рамил Шәрәпов үз гомерендә беренче тапкыр якын туганы белән күрешкән

news_top_970_100
«Елаттың» – Рамил Шәрәпов үз гомерендә беренче тапкыр якын туганы белән күрешкән
"Татар-информ" архивы

Оренбург якларына гастрольләр белән килгәч, Рамил Шәрәпов үз гомерендә бер тапкыр да күрешкәне булмаган якын туганнарын эзләп тапкан. Әнисе ягыннан әбисенең бертуганы гаиләсе белән Кувандык дигән шәһәрдә гомер кичерә. Моңсу да, шатлыклы да очрашу мизгелләрен Рамил виртуаль дусларына, тамашачыларына да күрсәтә. 

«Бәлки, сезгә кызык булыр, бәлки – юк. Шулай да уртаклашам. Бу көннәрдә Оренбург якларында йөрибез. Концертлар оештырып. Бу төбәктә Кувандык дигән шәһәр бар. Ул шәһәрнең исеме күңелемә бик якын. Ни өченме?

Әбием тумышы белән шул яклардан. Туганнарыбыз да биредә яши. Әбием инде арабызда юк. Әбинең 7 бертуганы булган, кызганычка, аларның күбесе вафат. Әбиемнең туганнары белән бер тапкыр да күрешергә насыйп булмады миңа. Без бәләкәй вакытта ара ераклыгы комачаулады. Инде менә 33 яшемә җитеп, шушы якларга килеп чыгарга насыйп булды. Кувандыкта туктамыйча булдыра алмадым. Әбинең бертуганы исән! Номерларын табып, шалтыраттым үзенә. Һәм беренче күрешүебез бүген булды. Гомер күрешмәгән кешеләр очраштык. Күз алдыгызга китерсәгез иде хис-кичерешләремне! Күңелемә шундый рәхәт булды, җылы бер дулкын йөгерде. Аңлатырга сүзләр җитми.

Өч көнлек дөньяда яшибез, туганнар белән аралашып, туганлык җепләрен өзмичә, тату-дус яшәргә насыйп булсын барыбызга да», – дигән ул.

Туганнары Рамилне бик җылы каршы алган.  Әбисенең инде шактый өлкән яшьтә булган апасы Рамилне кысып-кысып кочаклый, бертуктамый «моя кровинка» дип кабатлый. «Мин дә юморист, җырлыйм да, биим дә», – дип шаяртып ала. «Мин сине гастрольгә алып китәм. Бабай ял итәр», – ди җор телле Рамил. 

Видеоны караучылар юмор остасына: «Елаттың», – дип язалар. Рамилнең бик тә әлеге апага охшаган булуын да билгеләп үткәннәр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100