Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елаттыгыз» - Ришат Төхвәтуллин әнисенә багышлап яңа җыр яздырган

«Шундый балалары булганга, әниегез ничек бәхетле», — дип язган инстачылар.

news_top_970_100
«Елаттыгыз» - Ришат Төхвәтуллин әнисенә багышлап яңа җыр яздырган
Салават Камалетдинов

Ришат Төхвәтуллин әнисенә багышлап яңа җыр яздырган. Яңа җырны Төхвәтуллиннар гаиләсе беренче тапкыр барысы бергә җыелып тыңлаган. Эчтәлекле, мәгънәле җырдан Ришатның әнисе күз яшьләрен яшерә алмый. Гади, эчкерсез видеоны Ришат инстаграмга куйган.

«Әнигә сюрприз итеп язылган җыр! Беренче тапкыр тыңлый. Зифа Нагаева көе hәм сүзләре», — дигән ул.

Инстачылар әлеге пост астында берсеннән-берсе матур комментарийлар калдырган. «Бәхетле әни белән әти! Балаларыңның тормышта үз юлларын табып яшәүләрен, уңышларын күреп, алар өчен куанып яшәү — зур бәхет бит! Һәм бәхетле балалар, чөнки яннарында бәхетле әти белән әни! Бу бик матур, мәгънәле җыр. Күпләрне елаткандыр дип уйлыйм. Бәхетле күз яшьләре булсын… Җыр өчен рәхмәт!»;

«Елаттыгыз, бигрәк матур жыр»;

«Сөбханалла! Шундый балалары булганга, әниегез ничек бәхетле. Хәзер әти-әнинең кадерен бик аз кеше белә шул»;

«Розалия апа балаларны тәрбияләү турында китап чыгарсын әле. Мин дә балаларымның сезнең кебек булуларын теләр идем»;

«Әниең бик бәхетле шундый рәхмәтле балалары белән. Озын гомерләр теләп калабыз барыгызга да», — дип, язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100