«Елаттыгыз...» – Гүзәл Уразова бер ай буе күрмәгән бәләкәй кызы белән күрешүен күрсәтте
Җырчы Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә күңелгә тия торган видео белән уртаклашкан. 1 айлык гастрольләрдән соң иҗади гаилә, өенә кайтып, ниһаять, балалары белән күрешкән. Әни кеше белән бәләкәй кызының очрашу, сагынышып кочаклашкан мизгелләрен күреп, күпләрнең күңелләре тулган.
– Бүген өйдән чыгып китүгә нәкъ 30 көн. Сүзләр кирәкмидер инде. Аңлатып бетерерлек түгел. Әниләр мине аңларлар дип уйлыйм, – дип шәрехләгән әлеге видеоны җырчы үзе.
Видеоны каручыларның күпчелеге түбәндәге эчтәлектәге комментарийлар язганнар: «И-и-и, елаттыгыз бит... Балакай сагынган», «Шундый матур күренеш», «И-и Ходаем, нишлисең бит эшең шундый булгач», «Түземлек сиңа, Гүзәл, һәм балаларга да», «Мин бу очракта сезне бик аңлыйм. Безнең дә әтиебез бүген ай ярымнан соң Якутиядән кайтты. Баланың эмоцияләре әйтеп бетергесез», «Иң көчле ролик бу», «Күңелгә тия...», «И Аллам, шундый бәләкәч, шул кадәр вакытны көтә бит инде. Ә ничек әни кеше көтә шушы минутларны!» – дигәннәр.
Ә берәү: «Акча дип чабып, балагызның үскәнен дә күрмисез, җаныкайлар», – дип, фикерен калдырган. Аңа җавап итеп башкалар: «Балаларының бәхетле киләчәге өчен тырышалар да инде алар», «Шәхсән миңа, мәсәлән, Гүзәлнең тавышын ишетү өчен акча кызганыч түгел. Үзе, гаиләсе өченнән дә бигрәк, тамашачысы өчен тырыша бит ул», «Без гастрольләрдә йөрмәсәк тә, балаларның үскәнен күрмәдек», – дигәннәр.
«Без дә шулай кочар идек сугыштан кайткан балаларыбызны», – дип йөрәк әрнүе белән уртаклашучы да булган.
Видео: Гүзәл Уразованың шәхси аккаунтыннан