Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елата торган, күңелсез җыр» — Ришат Төхвәтуллин ялгызларга багышлап җыр яздырган

Инстачылар Ришатның язмышы өчен борчыла.

news_top_970_100
«Елата торган, күңелсез җыр» — Ришат Төхвәтуллин ялгызларга багышлап җыр яздырган
Салават Камалетдинов

Ришат Төхвәтуллин барлык ялгызларга багышлап җыр яздырган. Ул инстаграмда аның өзеген тыңлатты.

«Мине югалткансыздыр. Шушы студиягә керсәм, мин онытылам. Тиздән сезнең өчен яңа җырларыбыз дөнья күрәчәк. Ә хәзер бу җыр турында фикерләрегезне языгыз әле. Ул ялгыз кешеләргә багышланган. Үз тормышымнан түгел. Чыннан да, бу тормышта ялгыз кешеләр бик күп. Алар турында Гүзәлия бер мәгнәле җыр иҗат итте», — ди ул.

«Ялгызлыкта хәтта спамга да җавап бирәсе килә», «Тормыш иптәшем үлде өч ай элек. Тизрәк ишетәсем килә бу җырны. «Бу елата торган, күңелсез җыр. Эчтәлеге дөрес булса да», «Бик матур, һичшиксез хит булачак», — дип уңай комментарийлар яза инстачылар.

Тормышымнан түгел дисә дә, Ришатның язмышы өчен борчылучылар да бар. «Ришат, балакаем, ялгыз кала күрмә, моңлы җырлар җырлап. Гомер тиз үтә, үзең кебек акыллы, тәртипле кыз бала очрасын юлларыңда», — дигәннәр.

Җырның Ришат ишеттергән өлешенең сүзләре:

Ялгызларга бәхет телик!

Ялгызлыкны беркем теләп алмый,

Ялгызлык ул — алтын читлектер.

Түгәрәк тә сыман дөньялары,

Күңелләре генә китектер.

Кушымта:

Язларыннан китмәс,

Көзләренә җитмәс,

Чәчәк атып җимеш бирмичә.

Ялгыз күңел ярлы,

Ялгыз күңел зарлы,

Сөйләмәгез хәлен белмичә!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100