news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Еларгамы, көләргәме?» - Илдар Ямалиев тәрбиячеләр гимны булырлык шаян җыр язган

news_top

Алып баручы Илдар Ямалиев тәрбиячеләрнең авыр хезмәте турында шаян җыр иҗат иткән. Юмористик характерда булуына карамастан, җыр турында: «Тәрбиячеләр гимны булган бу», - дип язалар. Бу җыр елмайта да, уйландыра да.

«Тәрбиячеләрнең хезмәте дөрес бәяләнсен иде. Әлбәттә, дөрес бәяләнмәгән профессияләр арасында алар гына түгел, ләкин, балаларыбызның киләчәгендә тәрбиячеләрнең, укытучыларның роле бик зур, рәхмәт сезгә. Эшегездә сабырлык һәм уңышлар телибез», - дип шәрехләгән видеоны Илдар.

Җырда исә:

«Ишеткәләп торам гайбәтләр,

Эшләми дип тәрбиячеләр.

Балаларны карамыйм, имеш…

Оҗмахларда яшим мин, имеш…

Мин дә мин дә сезнең кебек яшәп гомер сүтәм,

Сезнең кебек «зарплатаны» мин дә көтәм, көтәм.

Балагызны карыйм, ашатам, йоклатам.

Ләкин «зарплатаны» ике тапкыр азрак алам.

Өйгә кайткач көтә мине үземнең өч балам», - дигән юллар бар.

«Үтердең, Илдар. Еларгамы, көләргәме монда?», «Бу җырның русча вариантын да яздырсаң иде. Рус милләтеннән булган ата-аналар колагына да барып җитсен иде», «Тәрбиячеләр гимны булган бу», «Барлык укытучылар, тәрбиячеләр исеменнән рәхмәт сезгә», - дип язалар артистка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар