Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Елап утырам, балам минем йөгереп йөргәнемне тели, йөрәгең ярылыр". Азалия, әтисенә протез сорап, Кыш бабайга хат язган

Мотоциклда авариягә очрап имгәнгән Илнур Ханнановка суперзаманча протез биргәннәр.

news_top_970_100
"Елап утырам, балам минем йөгереп йөргәнемне тели, йөрәгең ярылыр". Азалия, әтисенә протез сорап, Кыш бабайга хат язган

Әлмәттә яшәүче Илнур Ханнанов Яңа ел алдыннан иң көтелгән бүләген алган. Аңа суперзаманча протез биргәннәр. Хәзер Илнур сноубуордта йөрергә өйрәнә. Бу турыда Әлмәт ТВ хәбәр итте.

Илнур дүрт ел элек аяксыз калган. Ул мотоциклда барганда авария эләккән. Беренче протезын алыр өчен Илнурга гаиләсе ярдәм иткән. Икенче протез өчен акчаны бөтен Татарстан белән җыйганнар. Ләкин алар белән актив яшәп булмаган. Хәзер исә яңа протез ярдәмендә ул чиксез хәрәкәт итү бәхетенә ирешә.

Илнур актив спорт ярата. Ул атларда йөри, сноубордта шуарга тели. Тик моңа кадәр булган протезлары актив тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирмәгән.

Илнур Ханнанов социаль иминият фондына мөрәҗәгать иткән. Шулай итеп 2018 елның азагында, аңа Германиядә ясалган заманча протез биргәннәр. Бу протез ярдәмендә велосипедта йөреп, баскычка менеп һәм төшеп була. Микропроцессорлы идарәле бу җайланма дүрт миллион сум чамасы тора. Илнур аны социаль иминият фонды аша түләүсез алган. 

Әтисенә "йөгерә торган протез" сорап, Илнурның кызы Азалия Кыш бабайга хат язган.

«Елап утырам менә. Мин бик хисле кеше. Баланың минем өчен борчылганын күрәм. Минем йөгереп йөргәнемне тели бит ул. Йөрәгең ярылыр», — ди Илнур.

«Яңа протезга өч атна булды. Мин таудан шуам инде. Йөрим, йөгерәм, сикерәм», — дип сөйли Илнур.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100