Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Еланны өстәлгә китереп салды": Атын алырга дип кырга барган ир-ат кара елан чагудан үлгән

"Еланны өстәлгә китереп салды": Атын алырга дип кырга барган ир-ат кара елан чагудан үлгән

news_top_970_100
"Еланны өстәлгә китереп салды": Атын алырга дип кырга барган ир-ат кара елан чагудан үлгән
Чиләбе өлкәсенең Сосновский районында кара елан чакканнан соң, бер ир-ат үлгән. 17 июльдә Шигаево авылында булган вакыйга турында "Первый областной" сайты хәбәр итте.

Эдуард Б. исемле 46 яшьлек ир-ат атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Фаҗига аның үз участогында була. Бу көнне ул "Малыш" исемле колынны кырдан алып кайтырга бара. Хуҗа кеше атны бәйләп куйган бауны казык белән җиргә беркетеп калдырган була. Шушы казыкны тартып алырга иелгәч, аңа елан һөҗүм итә. Эдуард кара еланны үтергән һәм табибларга күрсәтү өчен өйгә алып кайткан.

Елан чакканнан соң, Эдуардның кулы, аннары бөтен гәүдәсе шешә. Ир-ат буыла башлый. 

Чиләбе басмасының үз чыганаклары хәбәр иткәнчә, ир-ат алкоголь дә кулланган булган. Ул шуңа күрә дә елан чагудан үлгән булуы ихтимал. Тик мәрхүмнең туганнары бу фараз белән килешми. Аларның сүзләренчә, Эдуард алдагы көнне генә бераз салган, ә фаҗига көнендә бер тамчы да эчмәгән. 
 
Басма хәбәрчесе мәрхүм ир-атның гаиләсенең дусты Камилә белән аралашкан. Елан чакканнан соң өйгә кайткан Эдуардны Камилә дә күргән булган. "Ул өйгә кайтып керде дә ашыгыч ярдәм чакырырга кушты. Без ни булды дип сораштык. Ул елан үләксәсен урамдагы өстәлгә китереп салды. Без биш минут эчендә ашыгыч ярдәм чакырдык. Тик аларны 40 минут көтәргә туры килде", - дип сөйләгән Камилә.

Урынга килгән табиблар имгәнгән ир-атка капельница куйган һәм Долгодеревенское авылы хастаханәсенә алып киткән. Тик анда елан агуына каршы вакцина булмаган. Авыруның хәле сәгать саен начарлана барган. 

Вакцина булмау сәбәпле, табиблар инструкция буенча эшләгән. Алар өлкәдәге аптека складына сорау җибәргән, үзләре авыруны дәвалауны дәвам иткән. Ләкин кирәкле вакцина өлкә аптекасында да булмаган. Елан чагуга каршы даруны икенче көнне иртән китерергә ышандырганнар, дип хәбәр итә Чиләбе басмасы.

Долгодеревенское авылы хастаханәсенең баш табибы сүзләренчә, бу бик сирәк очрый торган очрак. Өстәвенә, елан тешләгәч кадый торган вакцинаны бер сәгать эчендә организмга кертергә кирәк. Ә Эдуардны хастаханәгә өч сәгатьтән соң гына китергәннәр. Табиблар аның гомерен саклап калырга тырышкан, ләкин авыруның хәле начарая барган. Елан чаккан ир-ат 17 июль кичендә вафат булган.

Хәзерге вакытта бу эшне тикшерү бара. Эдуардның хәле бик тиз арада начарлануны аның тормыш рәвеше дөрес булмауга да бәйлиләр. Авылдашлары шул хакта сөйләгән.

Шигаево авылы халкы биредән еланнар еш очравын сөйли. Белгечләр фикеренчә, Эдуардны чаккан кара еланның агуы кеше өчен куркыныч түгел. Аның агуында нейтротоксиннар юк. Кара елан чаккан урын күгәреп килә һәм тире тукымалары чери башлый. Елан тешләгән урында капиллярлар һәм кан формалаштыручы элементлар таркала. Кеше организмы бу хәл белән мөстәкыйль көрәшә ала. Табиблар сүзләренчә, Эдуард хәлсез була һәм агулануны кичерә алмый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100