Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Еланнарның хәзер нигә активлашуы турында галим: «Кеше үзе ияләштерә»

Татарстанда еланнарның үрчүе буенча мониторинг алып барылмый. Белгечләр юк, акча түләмиләр, аларны тикшерү буенча бурычлар куелмый, дип аңлаттылар «Интертат» хәбәрчесенә.

news_top_970_100
Еланнарның хәзер нигә активлашуы турында галим: «Кеше үзе ияләштерә»
Фото: © Халит Шәфигуллиның шәхси архивыннан

Соңгы арада авыл халкы еланнарның артуына зарлана. Шуышучыларның арту сәбәбен көтүдәге сыерлар, сарыклар саны кимү белән бәйлиләр. Халык арасында йөргән сүзләргә караганда, хайваннар элегрәк көтүдә тояклары белән елан йомыркаларын вата торган булган.

Тәтеш районыннан Альмир Гайнетдиновның ишегалдына кара елан кергән. «Еланнан куркып торырга вакыт булмады. Адреналин кичергәндә, ничек көрәк алып, башын чапканын сизми дә калдым. Еланнар бөтен кешене дә куркыта инде ул. Хатын-кызларны да, ирләрне дә», – диде ул.

Танышым (исемен язмауны үтенде), көтү көткәндә, дустын елан чакканы турында сөйләде. «Безнең авылда көтүне электропастух белән көтәләр. Мин дустым белән күрше авыл көтүен көтәргә чыктык. Янәсе, җәй буе акча эшлибез. Берзаман бер сыер үзен сәер тота башлады. Һаман саен боргаланып, качу юлында иде. Иптәшем шул сыерны куам дип, артыннан чапты. Йөгерә-йөгерә, биек үләннәр арасына кереп китте. Кинәт акырып җибәрде бу. Котым алынып, янына бардым. Барганда елан чакканына шикләнергә өлгергән идем инде. Шулай булып чыкты да. Мин күлмәгем белән аягын кысып бәйләдем. Тик менә агуны суырып чыгарырга батырчылык итмәдем.

Бу хәбәрне авыл халкына җиткердек. Аны безнең авыл җитәкчесе машинасында район хастаханәсенә алып китте. Хәле бик авыр иде дустымның. Урын өстендә озак ятты. Авылдашлар: «Әле ярый исән калды», – дип сөйли. Шуннан аның көтү көтәргә чыкканы булмады. Әнисен җиләк җыярга да алып барырга курка.

Фото: © Михаил Захаров

«Әнием елан чакканын башта сизмәгән»

Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан Надежда Прокопьеваның еланнан каенанасы зыян күргән.

«2019 елда каенанам бәрәңге бакчасы артына җир җиләге җыярга чыккан булган. Шунда аны кара елан чаккан. «Гадюка» дибез аны. Иремнең апасы янында булган. Ул тизрәк яулык белән кулын бәйләп куйган.

Каенанам район хастаханәсендә 1 атна буе ятып чыкты. Әле аннан соң да күпме вакыт кулы зәңгәрләнеп тора иде. Капельницалар куелды, хәле авыр иде. Хастаханәгә барышлый, амбулаториядә «противоядие» салган булганнар.

Ул еланны, кызганычка, тотмадылар. Каенанам хастаханәдә яткан вакытта, тагын 2 хатын-кызның җиләк җыйганда елан чагып хастаханәгә килгәннәрен әйтте.

Иремнең әти-әнисе Балык Бистәсе районы Югары Мәшләк авылында тора. Быел май бәйрәмнәрендә ян бакчада кара елан үтерделәр. Авылда көтү йөрми, шуңа олылар, еланнар курыкмыйча авылга төшә, ди.

Шул ук авылдан Лиана Мукшинаның әнисен 2 атна элек елан тешләгән. Аның сүзләренчә, елан агулы булмаган.

«Әнием елан чакканын башта сизмәгән, нинди елан икәнен дә белми калган. Аннары: «Аягым кычыта башлады», – дип сөйләде. Караса, аягында елан тешләгән эз! Ул аны өйдә генә эшкәрткән дә, хастаханәгә барып тормаска булган. Мин үзем ул вакытта Казанда идем. Тузбаш (уж) еланы булгандыр, дип шикләнәбез. Бу вакыйгага инде 2 атна булды. Ул ярага эшәке кергән булгандырмы, шул җире үлекләп торды. Хәзер зеленкалар тидергәч, төзәлеп килә. Төрле мазьләр алып кайтып, аларны ярага сылый.

Әни баш әйләнүгә, баш авыртуына зарланды. Аяклары сызлады. Без, берәр нинди пычрак кергәндер, дип уйладык. Кара елан (гадюка) булган булса, ул урында күгәрек булган булыр, шешер иде.

Мин әнигә: «Әйдә, балалар белән кайтам, хастаханәгә барабыз. Анда укол ясыйлардыр», – дип карадым. Әни үзенекендә нык торып: «Бармыйм. Күгәрек (синяк) та юк, тешләгән урыны кара янмады да» – диде. Авыртуны басарга булыша торган дарулар эчте. Ярасы һаман да озак төзәлә.

Лиана Мукшинаның әнисе Мариянең елан тешләгән урыны

Фото: © Лиана Мукшинаның шәхси архивыннан алынды

Былтыр көз көне үзебезнең зур бакчабызны җыештырганда, бик күп елан тиресе таптык. Алар шундый зур һәм озын иде.

Бездә, гомумән, еланнар күп. Күптән түгел генә күрше әби, утырып торганда, нәрсәдер кыштырдаганын ишеткән. Бу инде, чыпчык кергәнме икән, дип уйлаган. Караса, кара елан кергән икән! Быел еланнар аеруча күп.

«Еланнарга каршы ничек көрәшәсез?» – дигән сорауга, Лиана бернинди чара күрелмәгәнен әйтте. «Уж булгач, ул еланнарны нишләтәсең инде. Алар бит бөтен җирдә. Шулай ук авылда сулыклар якын. Еланнар күп итеп үрчиләр. Аларны бернишләтеп булмый. Безнең туганнар Әстерханда яши. Анда аяк атлаган саен елан! Ужлар гына түгел, ә дала зәһәр (кара) еланнары (степная и обыкновенная гадюка) да бар. Агулы еланнар өйгә, мунчага керә, тәрәзәләрдә асылынып тора! Ә Татарстанда ужлар – тузбашлар күп», – диде ул.

«Кеше еланнарны үзе ияләштерә»

Биология фәннәре кандидаты, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты укытучысы Илдар Хәйретдинов белән еланнарның үрчүе, яшәү урыннары һәм кайсы шартларда аеруча активлашуы турында сөйләштек.

«Хәзер еланнарның иң актив вакыты. Алар салкын канлы җәнлекләр һәм үзләрен тулаем температура үзгәрешенә бәйле тота. Температура арткан саен, рептилийларның активлыгы да арта. Алар без, кешеләр сыман, үзләренә уңайлы булган җир эзли. Мәсәлән, озак вакыт яңгыр булмау һәм эссе һава торышы бергә туры килсә, еланнар үзләренә күләгәле, сулы җир эзли. Шуңа күрә, кеше ял итәргә барган җиреннән еланнар күреп кайта.

«Быел еланнар аеруча күп», – дип әйтә алмыйбыз. Беренчедән, еланнарның санын беркем дә исәпләми. Икенчедән, еланнар бик озак үрчи. 1-2 ел эчендә кинәт кенә үрчергә алар ниндидер тычкан яки саранча түгел! Кара еланнар 2 елга бер үрчергә мөмкин: 10 елан таба да икенче елга ял итә. Каян чыгып алар үрчесен?

Халык елан күргәч, паникага бирелә, «еланнар арткан» дип уйлый башлый. Аннары журналистлар бу турыда язарга тотына. Хәзер кеше шәһәр читендәге кишәрлекләрне актив үзләштерә башлады, урманнарны һәрдаим кисеп торалар. Ә җәнлекләргә кая барырга? Алар шунда ук кала. Кеше килеп: «О, монда еланнар икән! Без монда еланнар яшәвен теләмибез!» – диергә тотына. «Алайса нәрсәгә табигатьтә яшәргә?» – дигән сорау туа.

Татарстан буенча еланнарның үрчүе буенча мониторинг алып барылмый. Белгечләр юк, акча түләмиләр, аларны тикшерү буенча бурычлар куелмый.

Кара еланнар төрле тычканнар белән туклана. Ул еланнар шул рәвешле яшәешкә файда китерә. Чөнки тычканнар арасында лихорадка таратучылар күп. Тузбашлар балык, бакалар ашый. Еланнар үзләренә азык кына түгел, ә куркынычсыз җир дә эзлиләр. Алар подвал, мунча кебек урыннарны сайлый. Алар анда үзләренә туры килмәгән һава торышын үткәреп җибәрергә мөмкин.

Шәхси кишәрлектә тирес күп булган җирдә төрле бөҗәкләр, тараканнар чыга. Аннары кәлтә еланнары, бакалар ияләшә. Тузбашлар алар булган җирдә рәхәтләнеп яши. Шул исәптән, мондый җирдә инкубаторда яткан сыман еланнар йомырка сала. Кеше еланнарны үзе ияләштерә, яшәргә яхшы шартлар тудыра. Аннары еланнарга гаҗәпләнергә тотыналар, – дип сөйләде ул.

«Елан чакса, агуын суыртып чыгарырга тырышырга ярамый»

«Интертат»ка Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина елан чагудан түбәндәгечә сакланырга киңәш итә.

  • Урманга барганда калынрак кием-салым, калын табанлы аяк киеме кию, үзең белән аллергиягә каршы антигистаминлы препаратлар, эчәргә яраклы су алырга кирәк.
  • Калын итеп киенсәң, елан теше тәнгә кадәр кереп җитмәскә мөмкин.
  • Елан тешләсә, симптомнарны җиңеләйтү өчен, бер дару һәм су эчәргә, аннары туры хастаханәгә юл тотарга кирәк.
  • Табибка, һичшиксез, барырга кирәк, чөнки кан әйләнеше бозылса, дәвалау тактикасында үзенчәлекләр булырга мөмкин.
  • Тешләнгән урыннан өстәрәк жгут салырга ярамый, чөнки дәвалау кыенлаша.
  • Кан тамырларына болай да зыян килгәч, салкын әйбер тотып торырга да киңәш ителми.
  • Кешене елан чакса, табибка күренгәнче, тешләнгән яраны каезлап, аннан агуын суыртып чыгарырга тырышырга ярамый.
  • Ярдәм күрсәтәм дип агу суырган кешенең авыз куышлыгында инфекция булуы ихтимал.
  • Өйдә мөстәкыйль рәвештә елан агуына каршы сүл (сыворотка) куллану бик куркыныч.
  • Сүл (кан сывороткасы) стационарда, реанимация бүлеге булган җирдә генә кертелә ала, чөнки анафилактик, аллергик шок булуы ихтимал, ул шактый агрессив.
  • Кара елан белән очрашканда хафага бирелмәскә, әкренләп читкә тайпылырга, башка юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк.
  • Гадәттә, кара елан өстенә бассаң, йә кагылсаң гына һөҗүм итә. Табигатькә сәфәр маршрутын төзегәндә дә, тиз арада хастаханәгә, һичьюгы медицина пунктына барып җитәрлек итеп төзергә кирәк.
  • Елан чаккан кешене хастаханәдән 1-2 атна эчендә дәвалап чыгаралар. Аяк-куллары элеккечә хәрәкәтләнә алсын өчен, кеше тик ятарга, табиблар сүзеннән чыкмаска тиеш, юкса җәрәхәт озак төзәләчәк.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100