news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Еланнардан һәм биеклектән курку кешедә тайпылышлар булуын аңлатамы?

news_top
Еланнардан һәм биеклектән курку кешедә тайпылышлар булуын аңлатамы?
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Гадәти специфик фобияләр, кагыйдә буларак, кешедә ниндидер тайпылыш булуын аңлатмый, бу организмның гадәти саклану реакциясе генә. Бу хакта РИА Новостига табиб-психиатр, доцент, Ерак Көнчыгыш федераль университеты Медицина комплексының клиник психология һәм психиатрия бүлеге мөдире Александр Сергиевич сөйләгән.

Аның сүзләренчә, киң таралган специфик куркулар – еланнардан, үрмәкүчләрдән, биеклектән курку һәм башкалар – кагыйдә буларак, кешедә тайпылышлар булуын аңлатмый.

«Без беребез дә идеаль түгел, һәркемдә физиологик куркуның ниндидер дәрәҗәсе була һәм бу яхшы да. Психоэмоциональ планда куркулар – организмның саклану реакциясе, алар яшәргә, билгеле бер куркыныч очраклардан качарга ярдәм итә. Тик, әгәр дә, курку чиктән тыш була, яшәргә комачаулый, кешенең физиологик халәтенә тәэсир итә икән, башка билгеләр кебек үк, моны ничек тә булса хәл итәргә кирәк», – дигән табиб.

Аның сүзләренчә, невротик фон кискенләшә икән, курку да көчәя. Бәйләнчек фобияләр мисалы буларак, табиб ипохондрикларны әйтте. Ипохондриклар үзләрендә катлаулы авыру бар дип, уйлый, тик табиблар авыруны ачыклый алмый, аларны начар тикшерә дигән уйдан борчылып, ипохондрикларда кайвакыт психосоматик реакцияләр барлыкка килә: кайсыдыр җирләре авырта башлый, башлары әйләнә, аяклары эшләми башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар