Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Еланнар уяна башлады: Чувашиядә яшәүче ир-ат елан чагудан анафилактик шок кичергән

news_top_970_100
Еланнар уяна башлады: Чувашиядә яшәүче ир-ат елан чагудан анафилактик шок кичергән
"Татар-информ" архивы

Чувашиядә еланнар уяна башлаган. Чабаксарда яшәүче ир-ат кулын кара елан чакканнан соң хастаханәгә эләккән. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән PRO город порталы яза.

Ир-ат бу хәлнең ничек булганын да сөйләгән. Ул бакчага чыккач, чүп алырга җиргә иелә һәм кулына кара елан ябыша.

«Урманга күпме йөрдем, җиләк-гөмбә җыйдым... Еланнар очраса да, тиз-тиз генә шуышып китә иде. Ә монда бигрәк көтмәгәндә килеп чыкты», – дип сөйләгән 62 яшьлек ир.

Елан чагуның куркыныч булуын аңлап, ул поликлиникага мөрәҗәгать итә. Кисәк кенә кан басымы да төшә. Беренче ярдәм күрсәткәч, медицина хезмәткәрләре «03» хезмәтен чакырта.

«Ашыгыч ярдәм» машинасында килгән ир-атта анафилактик шок иде. Кан басымы түбән булудан тыш, тахикардиясе дә бар иде, күңеле болганды, косты, йөзе ап-ак, ә тиресе дымлы иде. Әз генә кагылудан да көчле авырту булды», – дип сөйләгән табиб-токсиколог Марина Сидорова.

Табиблар шундук тиешле чараларны күрә, столбнякка каршы сывороткалы укол ясыйлар. Билгеле буларак, еланнар тычканнар белән туклана, ә алар исә бик күп кискен инфекция, шул исәптән столбняк чыганагы да булып тора.

Чувашиядә кара еланнар башлыча Заволжьеда, Марийнский Посад, Красноармейский һәм Шумерлин районнарында очрый. Әмма теләсә нинди елан, хәтта тузбаш тешләсә дә реакция булырга мөмкин. Шуңа күрә, елан чакса, ашыгыч рәвештә ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100