Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Еланнан 15 тапкыр агулырак». Җиләк эчендә бик куркыныч үрмәкүч оясы ияреп кайткан

news_top_970_100
«Еланнан 15 тапкыр агулырак». Җиләк эчендә бик куркыныч үрмәкүч оясы ияреп кайткан
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Яңа Мәскәүдә яшәүче хатын-кыз базардан сатып алган җиләк эчендә куркыныч үрмәкүч оясы тапкан. Бу турыда «Московский комсолец» яза.

Берничә көн элек сатып алынган җиләкләр тартмасы эчендә «черная вдова» дип атала торган үрмәкүч оясы табылган. Әлеге хатынның 7 һәм 1 яшьлек ике оныгы бар. «МК» ачыклаганча, берничә көн алданрак ул Сосенское бистәсендә азык-төлек базарында 5 кг Краснодар җиләген ала. Ул оныкларын файдалы ризык белән сыйламакчы була.

Өйгә кайткач, җиләкне аерым бүлмәгә подвалга кертеп куя. Аннары оныкларына ашату өчен җиләкне аралаганда, үрмәкүч оясын күреп ала. Әби кеше шок хәлендә подвалдан йөгереп чыга.

Аның 33 яшьлек кызы җиләкләрдән бөтен үрмәкүчләрне җыеп ала һәм контейнерга сала. Аннары 112 номерына шалтыратып, коткаручылар чакыра. Үрмәкүч «черная вдова» булуы ачыклана. Белгечләрне аларны алып киткән.

«Черная вдова» – бөтен Җир шарында таралган агулы үрмәкүч. Аларның агуы шалтырак елан (гремучая змея) агуыннан 15 тапкыр агулырак. Ләкин бу үрмәкүч тешләгәннән соң кешеләр үлү очрагы сирәк. Үрмәкүч тешләгән кешенең күңеле болгана, мускуллары авырта, диафрагма параличы була, сулыш алу кыенлаша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100