Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елан чакса, нишләргә?

Елан чакса, нишләргә?

news_top_970_100
Елан чакса, нишләргә?
Татарстанда җылы булу һәм яңгыр яву сәбәпле, еланнар активлашкан. Зыян күрүчегә беренче ярдәм турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.

"Жгут салырга яки салкын әйбер куярга, тәннең зыян күргән урынын кисәргә яки яндырырга ярамый. Кара елан агуында аксым күп. Ул кан белән тәэмин ителешне боза, лимфостаз китереп чыгара. Кан агу акрыная. Шуның хисабына кул-аяклар өч-дүрт тапкыр зурая. Медицина ярдәме дөрес күрсәтелмәсә, кеше аяк-кулын югалтырга мөмкин", — дигән белгеч.

Урманга, сулыкка яки болынга барганда аллергиягә каршы антигистаминлы һәм гормональ препаратлар алырга киңәш ителә. Елан чакканнан соң кеше бу ике препаратны кабул итсә һәм күп итеп чиста су эчсә, кешенең хәле җиңеләячәк.

"Дару эчкәч, агу таралмасын өчен,  аяк-кул хәрәкәтен чикләгез. Имгәнүчене ашыгыч рәвештә үзәк район хастаханәсенә яки Казандагы җиденче шәһәр хастаханәсенең токсикология үзәгенә китерергә кирәк", - дигән Алия Насыйбуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100