«Елан белән чаян асрау — кечкенә җәһәннәм оештыруга тиң» — өйдә нәрсә тотарга ярый?
Хәзерге заман кешесен матур прическалы этләр, песиләр, кырмыскалар һәм хәтта крокодиллар асрау шаукымы биләп алды. Мөселманга өйдә эт асрау гөнаһ булса да, аны да асрыйлар. Кочаклашып йоклыйлар, үбешеп туя алмыйлар! Юрий Куклачевның «Ярдәм» мәчетенә килү уңаеннан «Интертат» исламда хайваннарны асрау мәсьәләсен белеште.
Ислам динендә песиләргә мөнәсәбәт уңай, ә этләргә «пычрак» дигән караш яши. Шәригатьтә елан, чаян һ.б. хайваннарга карата мөнәсәбәт нинди? Нинди җан иясен асрау гөнаһ? Бу сорауларга «Ярдәм» мәчете имамы Рәфис хәзрәт Сәйфуллин җавап бирде.
«Этләрне уен, матурлык өчен асрау һәм сатып алу тыела»
Гыйлемнәре сай булган кешеләр, хаталанып, этне хәрәм яки пычрак хайван, йоны чиста түгел, асрарга ярамый дип әйтәләр, - диде хәзрәт. - Бу хаталы фикер, чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) дә этләрга яхшы карашта булган. Ул аларны бары тик билгеле бер ният белән генә үрчетергә, тотарга рөхсәт иткән. Мәсәлән, басу-кырларны, өй тирәлеген, мал-туарны саклый торган этләр бар, аларны тотарга рөхсәт ителә.
Этнең селәгәе нәҗес дип атала. Этнең селәгәе кешенең тәненә яки киеменә эләксә, ул кеше юылмаган тәне яки алыштырылмаган киеме белән намаз укый алмый. Намаз укыр өчен яки этләр янында булганда махсус икенче бер кием кулланабыз икән, бернинди проблема юк.
Этләрне уен һәм матурлык өчен асрау тыела. Әйткәнемчә, аның билгеле бер максаты булырга тиеш. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәребез дә бер хәдисендә өйдә сурәт һәм эт булса, ул өйгә рәхмәт фәрештәләре керми, дип әйткән. Шул хәдисләргә таянып, кайбер мөселманнар бөтенләй эт асрамыйлар.
Өйләрендә төрле эт токымнарын асраучылар бар. Кулларында курчак кебек тотып йөртәләр, шул ук вакытта аларны йөзәр меңнәргә сатып алалар. Эт сатып алу да ислам динендә исраф гамәлләрдән. Этне бүләк итәргә яки бушка бирергә ярый.
Этне күрсәң, аңа сугарга яки тибәргә, асрыйсың икән, ашарга бирмичә интектерергә ярамый. Без этләргә, мәчеләргә һәм башка хайваннарга күркәм мөнәсәбәт күрсәтергә тиешбез.
«Мөселманнар этләрдән сакланганга күрә чумадан исән калган»
Песиләрне без, гадәттә, матурлык өчен тотабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) вәгазь сөйләп утырган вакытта киеме өстенә песи килеп ята һәм йоклап китә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны уятмый, киеменең шул өлешен кисеп ала. Бу гамәл аның песиләргә карата мәрхәмәтлелеген күрсәтә.
Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең Муизза исемле песие дә булган. Ул гел аның янына кунакка кереп йөргән. Песи эчә торган савыттагы судан рәсүлебез (с.г.в.) тәһарәт алган булган. Бу песинең чисталыгына, аның суны бозмавына тагын бер кат дәлил.
Әгәр дә эт су эчә икән, пәйгамбәребез (с.г.в.) ул савытны җиде тапкыр юарга кушкан. Кайбер галимнәр алты тапкыр су, бер тапкыр балчык белән юдырырга кирәк, диләр. Димәк, этнең селәгәендә зарарлы инфекцияләр, вируслар бар. Рәсүлебез безне этләрдән ерак булырга кирәклеге турында алдан ук кисәткән. Без, мөселманнар, этләрдән сакланганга күрә, күп чирләрдән, әйтик, чумалардан исән калганбыз. Европа илләрендә кайбер гаиләләрдә этләр хуҗалары белән йоклый, бер үк тәлинкәдән ашый, хуҗаларының бармакларын, битләрен ялый, үбәләр — мондый гамәлләр исламда катгый тыелган.
Шунлыктан, гарәп илләрендә этләр бик аз очрый. Мәсәлән, Төркиядә мәчеләрнең күплеген беләсездер. Мәчетләргә дә мәчеләр генә керә анда. Намаз вакытында кешеләр янында хәтта башлары белән дә ышкылып йөриләр. Кеше намаз укыганда песиләр фәрештәләрне күрә, дип тә әйтүчеләр бар.
Уйлап карагыз, этләр мәчеткә кереп, келәмгә селәгәйләре тамса, без намаз укый алмас идек. Келәмне юарга, чистартырга туры килер иде. Шуңа күрә дә этләрне мәчет яныннан куганнар.
Ат, сыер һәм сарык кебек ите хәләл булган хайваннар эчкәннән соң, савытта калган су пакь булып санала, тәһәрәт алырга да яраклы, әмма эт, бүре кебек ите хәрәм булган хайваннардан калган су — нәҗес. Тавык, мәче һәм карчыгадан калган сулар нәҗес булмасалар да, алар белән тәһәрәт алу мәкруһ (не желательно) санала.
Нәрсә тоту бөтенләй тыела?
Дуңгыз, аеруча үсми торган декоратив дуңгыз (карликовая свинка) үрчетү тыела. Елан, чаян һәм крокодилга килгәндә, Аллаһы Тәгалә җәһәннәмне тасвирлаган вакытта еланнар, чаяннарны телгә ала. Алар кыямәт көнендә кяферләргә — тәмуг утында янган кешеләргә өстәмә газап бирүче хайваннар булыр, диелә. Аларны тоту — өеңдә кечкенә җәһәннәм оештыруга тиң.
Динебезгә, гореф-гадәтләребезгә туры килми торган күренеш бу.
Кайсын тотарга ярый?
Читлектәге кош, песи, әрлән (хомяк), кырмыска, таракан, үрмәкүч, бака, ташбака, балык тотарга ярый.
Гомумән алганда, әгәр дә хайван кешегә зыян салмый икән, кешенең ул хайванга аллергиясе булмаса, ул очракта асрарга була. Әйтик, елан кешене чага ала, эт тешләргә мөмкин һ.б. Мондый экспериментларның кирәге юк. Көнкүреш шартларына яраклашмаган кыргый яки токымлы мәчеләрне дә асраучылар бар, алар өчен иркенлек кирәк. Әмма кешеләр моны белеп бетерми.
Хайваннарны асраганда нәрсәне истә тотарга?
Аларны кыерсытырга, сугарга ярамый. Кеше ашар өчен көненә, әйтик, 300 сум тота икән, асраган хайванны ашатыр өчен 600 сум тотса да дөрес түгел. Песиләрне, этләрне үзең ашаганнан ким яки артык дәрәҗәгә кую дөрес булмас. Үзеңә нинди порция саласың, аларга да шулай бирелергә тиеш, - дип сөйләде Рәфис хәзрәт Сәйфуллин.