Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Еламыйм, зарланмыйм. Миндә онкология": җырчы Иосиф Кобзон вафат

Соңгы елларда яман шештән интеккән СССРның халык артисты, Дәүләт Думасы депутаты Иосиф Кобзон вафат.

news_top_970_100
 "Еламыйм, зарланмыйм. Миндә онкология": җырчы Иосиф Кобзон вафат
Танылган җырчының 81 нче яшендә үлеме турында бүген билгеле булды. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Җырчыны Мәскәү янындагы Вострицкий зиратында әнисе кабере янына җирләячәкләр.

Россия Президенты Владимир Путин, Оборона министры Сергей Шойгу һәм башка билгеле кешеләр артист һәм җәмәгать эшлеклесенең туганнарының кайгысын уртаклашы.

2012 елда матбугат конференциясендә Кобзон авыруын, сәхнәдән китәргә җыенуын сөйләгән иде. "Еламыйм, зарланмыйм. Мин онкология белән авырыйм. Көчем бетеп килә. Шуны сизәм. Спортчы кебек, вакытында китәргә кирәк", - дигән иде ул.



Кобзон башкара торган җырларның иң билгелеләре — «Смуглянка», «Старый клен», «С чего начинается Родина», «Я люблю тебя, жизнь», «Мгновения», «Темная ночь», «День Победы», «В городском саду». Аның репертуарында өч меңгә якын композиция бар.

Штирлиц турындагы "Семнадцать мгновений весны" киносындагы җырны да Иосиф Кобзон башкара.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100