Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Еламыйча карап булмый». Косметолог кыз бизнес-лединың борынын гарипләндергән

Чит илдән кайтып, Мәскәүдә пластик операция ясаткан хатынның борынын хәзер башка табиблар да тулысынча төзәтә алмый.

news_top_970_100
«Еламыйча карап булмый». Косметолог кыз бизнес-лединың борынын гарипләндергән
https://pixabay.com

Мәскәүдә Милана исемле эшмәкәр хатынга гади генә булырга тиешле косметология процедурасы ясаганнар һәм аның тән тиресе бик тирән пешкән, озак вакыт реабилитация таләп ителгән, хәзер исә Милана суд юлында йөри. Ул үзенә авырту китергән косметологны җәзага тартуларын таләп итә. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Хатынның борынында тирән җөй эзләре, ул аларны косметиканы калын итеп сөртеп яшереп йөри.

Милана үзе күбесенчә Гарәп Әмирлекләрендә яши. гел кояш астында булгач, борында кан тамырлары бик беленеп тора башлый. Шуңа күрә ул Мәскәүгә кайтып, косметологка мөрәҗәгать итә. Бу табиб турында социаль челтәрләрдә шактый гына уңай комментарий булганга күрә, Милана һич шикләнмичә аның янына килә.

Косметологның ярым караңгы бүлмәдә эшләве дә анда шик тудырмый. «Ул ярты сәгать ярым караңгыда эшләде, лампа да алып килмәде, „күренәме соң“, дип сорагач, „бар да шәп“, дип җавап бирде. Ике кан тамыры бар иде, ул чакта алар күренер-күренмәс кенә иде», — дип сөйли Милана.

Тик 45 минуттан соң Милананың борыны тирән итеп пешә. Косметолог аны тынычландыра, процедурадан соң өч атна дәвамында алар хат язышалар, табиб Милананы төрле сүзләр белән инандыра, Милана түзә. Шулай итеп аның борынында 12 җөй барлыкка килә. Шуннан соң гына Милана әнисе белән бергә бу косметолог белән шәхси очрашуга бара. Дарья исемле косметолог бер дә борчылмый да, ул җәнҗалны җайларга маташа

Хәзер Милана элеккеге борынын кире кайтарыр иде дә, тик табиблар да булыша алмый, реабилитация дәвамлылыгын да фаразламыйлар.

Борынны гарипләндергән косметолог исә гафу да үтенми, аның салоны әле дә эшли.

Милана экспертизалар ясаткан, ул бу эшне суд аша хәл итәргә җыена. Ул дәваланган вакытта эшли алмаганы өчен косметологтан компенсация түләтергә тели, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100