Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Еламыйм – хәлем калмады»: Татар Югары Конбашы авылында Рафаэль белән хушлаштылар

news_top_970_100
«Еламыйм – хәлем калмады»: Татар Югары Конбашы авылында Рафаэль белән хушлаштылар
Фото: Малмыж районы хакимиятенең ВКонтакте төркеменнән

Киров өлкәсе Малмыж районы Татар Югары Конбашы авылында участковый Шакирҗанов Рафаэль Мөнир улын соңгы юлга озаттылар. Ул Марьинкада һәлак булган.

Рафаэль Шакирҗанов 1983 елның 5 ноябрендә туган, Түбән Новгородта Эчке эшләр академиясендә укыган, 2003 елдан участковый булып эшләгән. 2019 елдан Нократ Аланы полиция бүлегендә участковыйлар бүлеге җитәкчесе булган.

«2022 елның 5 сентябрендә үз теләге белән махсус операциягә китә һәм 2023 елның 17 декабрендә хәрби бурыч үтәгәндә батырларча һәлак була», – дип хәбәр иткән Малмыж районы хакимияте. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Рафаэль Шакирҗановны соңгы юлга озатырга район башлыгы, военком һәм авылдашлары, танышлары килгән.

«Рафаэль Мөнир улы батырлык үрнәге иде һәм шулай булып кала да. Ул намус белән хәрби бурычын үтәде, безнең тынычлыгыбызны саклады. Геройга мәңгелек дан!» – дип хәбәр итә район сайты.

«Мин еламыйм, чөнки хәлем калмады. Нинди зур кайгы. Алтын кебек бала иде», – дип язган аның танышы Светлана Лекомцева.

«Мәңгелек хәтер, Рафаэль абый. Якыннарының кайгысын уртаклашам»;

«Кайчан бетәр инде бу...»;

«Иннә лилләһи үә иннә иләйһи радҗигун. Дөреслектә барыбыз да Аллаһтан килдек һәм кайту да Аллаһка»;

«Бик шат һәм дустанә кеше иде, бик кызганыч»;

«Әтигә, әнигә сабырлык, Рафаэльгә – җәннәт», – дип яза танышлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100