Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Еламаска өйрәндек»: Ильмира Нәгыймова бер егетне «бәреп очырган»

news_top_970_100
«Еламаска өйрәндек»: Ильмира Нәгыймова бер егетне «бәреп очырган»
социаль челтәрләр

Ильмира Нәгыймова, еллар узган саен тагын да көчлерәк булуын күрсәтеп, видео төшергән. Башта аны юлына очраган кешеләр ега яза, ә менә соңгысын җырчы үзе «бәреп очыра». Бу кешеләрнең ир-атлар булуында да берәр мәгънә булмый калмас. Хәтерләсәгез, җырчы 2020 елда ире Руслан Кираметдинов белән аерылышкан иде. Алар арасында «онлайн низаг», социаль челтәрләр, интервьюлар аша бер-берсенә читләтеп кенә төрттерү әле дә дәвам итә.

Җырчының язылучылары да видеодан канәгать.

«Мин дә 3 бала белән аерылдым. Төн йокысы бирми иде. Үзе шундый тормышта яшәгән кеше генә аңлый. Алар бит кеше янында тыныч, матур сөйләшәләр. Шуңа да кеше аларны әйбәт дип уйлый»;

«Сыптырып егарга аларны бөтенләй»;

«Шәп булган бу, гел шулай ук көчле булып кал»;

«Тормышта да шулай ук бит. Башта син кешеләргә елмаясың, аннан соң сине берничә тапкыр егып китәләр, соңрак, үз-үзеңне якларга өйрәнә башлыйсың»;

«Сугып торып очырасың калган барысын да»;

«Еламаска өйрәндек», – дип язалар Нәгыймовага, һәм җырчыны алга таба да көчле булып калырга, бирешмәскә өндиләр.

Җырчы үзе исә әлеге видео белән хейтерларын концертларына чакырып калган.

«Хөрмәтле хейтерларым, сезнең өчен күп кенә кызыклы яңалыкларым бар. Рәхәтләнеп тикшерү өчен концертларыма килегез», – дип чакыра ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 июль 2024
    Исемсез
    Диваналыгын күрсәтеп бетерәлми әле
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100