Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елама, тота алмыйлар»: Ун яшьлек малай һәм аның сеңлесе әтисенең машинасын урлаган

Балалар утырган машина шәһәр урамнары буйлап полициядән качып йөргән.

news_top_970_100
«Елама, тота алмыйлар»: Ун яшьлек малай һәм аның сеңлесе әтисенең машинасын урлаган

Томск шәһәрендә ун яшьлек малай идарә иткән машинаны полиция куып йөргән. Машинада малайның дүрт яшьлек нәни сеңлесе дә булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Әти-әнисе кибеттә вакытта, балалар машинаны урлап кача. Бу вакытта урамда коеп яңгыр ява. Ун яшьлек малай идарә итә торган машина исә шәһәр урамы буйлап зур тизлектә йөри. Нәни кызчык әнисен чакырып кычкыра. Алар каршы як полосага да чыккалый. Кыз борчыла, үзләрен читлеккә ябарлар дип курка. «Әни, әнием», — дип ыңгыраша кыз бала.

Балалар утырган машина видеорегистраторы әлеге «маҗараны» теркәп бара. Кадрлардан күренгәнчә, машина юлдан җилдерә, ике якка су чәчрәп калганы күренә, каршыга килгән машиналар як-якка китеп, бәрелешмичә калалар.

Малай исә үзен бик ышанычлы тота. «Бар да яхшы була», — дип сөйләнә ул. Шул чакта газга басканы да ишетелә.

«Елама, куып җитмиләр. Хәзер барысы да яхшы була. Алар җиңел генә куып җитә алмый», — дип тынычландыра абыйсы сеңлесен.

Ахыр чиктә машина тимер юл рельсларына терәлә һәм туктап кала. Шунда балаларны ДПС экипажы куып җитә. Юл һәлакәтенә очраган машинада утыручы балалар имгәнгән. Аларны табиблар караган һәм әти-әниләренә биреп җибәргәннәр.

Полиция хезмәткәрләре «Томск» телевидениесенә комментарий биргән. Алар балаларның әти-әнисе административ җаваплылыкка тартылуын әйтә. Балалары качкан ир белән хатынны балигъ булмаганнарның тәртибен контрольдә тотмаган һәм әти-әни вазифаларын тиешенчә башкармаган өчен гаепләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100