Сиринәне дуслары шашлыкка чакырды, тик менә барасы гына килми. Әмма алар машина сатып алган һәм хәзер шуны «юалар». Сиринә эшендә арып кайткан иде, ләкин бармый да ярамый.
«Ярар, барып бераз утырырмын да, тәмле әйбер ашармын да кайтып китәрмен», – дип уйлады.
Тик язмышның үзенә нинди сюрприз әзерләгәнен башына да китереп карамады.
Тел шартлата-шартлата, дусларының яңа машинасын карап сокланып йөргәндә, Ришат белән аздан гына капма-каршы бәрелешми калганнарын сизмәде дә. Ришатны ул дуслары сөйләгәннән генә белә иде. Тик аны монда күрермен дип уйламады Сиринә, чөнки Ришатның кайгылы вакыты икәнен барысы да белә... Сөйләшә-сөйләшә, башкалардан читкәрәк китеп барганнарын сизми дә калдылар. Ришат әкрен генә, салмак кына сөйләште, җанындагы хәсрәте, кайгысы хәтта тавышына да чыккан иде.
«Ярар, нишлисең бит, без күрәсен кеше күрмәс. Ни генә булса да тормыш дәвам итә. Балаларны кеше арасына алып чыкмый булмый. Кечкенә булсалар да, барысын да аңлыйлар, хәтерлиләр шул», – диде Ришат.
«Ә әти-әниләрегез?» – дип сорады Сиринә.
«Минекеләр авылда. Ә хатынымның әти-әнисе чит илдә яши, алар балаларны бөтенләйгә алып китәргә тәкъдим иткән иде дә, мин каршы булдым. Шул нәниләрне ни җаның белән җибәрмәк кирәк? Булдыра алмадым, хәер, алай, бәлки, җиңелрәк тә булган булыр иде», – диде Ришат.
Әйтерсең, шау-гөр килеп торган йортта Ришат белән Сиринәдән башка кеше юк иде. Ришат хатынының ничек чирли башлаганын, аннан табибтан табибка йөрүләрен, үзенең хастаханә һәм балалар арасында бәргәләнүен сөйләде. Хатынын җирләгәннән соң озак кына кайгыга сабышып йөргән, балаларын да хатынының әти-әнисенә бирергә теләгән, тик булдыра алмаган...
Ә Сиринә үзләре янына әледән-әле йөгереп килгән балаларны күзәтте, аларның кыяфәтләре пөхтә булмаганга да игътибар итте. Сиринә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли һәм, бер күз ташлауга, барысын да аңлый. Ришатның тырышканы күренеп тора, тик шулай да кызының күлмәге бик чиста юылмаган, улының да чәчен әтисе генә алганы әллә каян күренеп тора.
«Балаларга ничә яшь?» – дип сорады Сиринә.
«Олысына 5, кечесенә 3 яшь. Йөклелек яман шеш китереп чыгарган, диде табиблар. Ләкин хатыным бала тапканына тамчы да үкенмәде. Шундый балалары булуына сөенеп вафат булды», – диде Ришат.
Сиринә бу очрашудан соң төне буе елап чыкты. Кызганыч, ул үзе бала таба алмый. Һәм шундый искиткеч балаларның әни назын, әни яратуын тоймыйча үсүләренә өзгәләнде. Ә иртән аңа Ришат язды...
«Сәлам, бу Ришат. Кичә бик күңелле ял иттек, бәлки, тагын очрашырбыз? Сезнең янда рәхәт», – дип язган иде Ришат.
«Рәхмәт, әйдә син дип сөйләшик инде. Бик теләп очрашыр идем», – дип җавап язды Сиринә.
«Ләкин минем бер генә сәгатем бар, күрше апа балаларны карап тора», – диде Ришат.
«Балаларны үзең белән ал. Шәп синең балаларың», – дип язды Сиринә.
...Бу хәлләр 15 ел элек булды, ләкин ул очрашу Сиринәнең тормышын тамырдан үзгәртте. Алар бик тиз өйләнеште, һәм Сиринә, бик теләп, Ришатның балаларына әни булды. Шундук түгел билгеле, тик, әкренлә, балаларның ышанычын һәм мәхәббәтен яулый алды. Хәтта Ришатның вафат хатынының әти-әнисе белән дә уртак тел таба алды. Алар да, оныкларына якынрак булырга теләп, кире күченеп кайттылар. Тормыш үз көенә барды д, барды. Тик бер мизгелдә барысы да чәлпәрәмә килде. Ришатның яшь сөяркәсе барлыгын белде Сиринә.
Әйе, иренең тормышы да бер урында гына тормады, Сиринә балалар бакчасында гади тәрбияче булып эшләсә, Ришат бер зур булмаган компаниядә җитәкче булды. Кулга акча керде, Ришат матур һәм зәвыклы киенде, Сиринә дә иренең тышкы кыяфәтен, дөрес туклануын кайгыртты һәм үз вакытында югары белем алырга да кыстады. Һәм менә нәтиҗәсе һәм рәхмәте...
«Кара инде үзеңә, син йобалгы кебек бит. Аш, бәлеш, бакча, йорт... Синең белән сөйләшергә дә сүз юк бит хәзер, ирдәүкә кебек булып беттең. Әнә бассейнга, залга йөрер идең ичмасам! Тагын нәрсә бар анда? Косметолог, маникюр, тегесе-монысы...» – диде Ришат.
Үпкә-рәнҗүдән тамагына төер тыгылды Сиринәнең, сүз әйтергә теле әйләнмәде. Кайчандыр шаярып «кабартма» дип атаган ире хәзер аны шулай көлеп мыскыл итте. Хәтта куркып куйды Сиринә. Әйе, ул ашарга пешерергә яратты, бакчада мәш килеп, үсемлекләрен карап, җаны-тәне белән ял итте, үзенең тышкы кыяфәтеннән дә канәгать иде. Бәхет матур, тыгыз арт санда һәм шома биттә микәнни? Күрәсең, ире шулай уйлый иде.
«Хәзер нәрсә инде?» – дип сорады Сиринә.
«Аерылышабыз, милекне бүләбез. Сиңа – йорт, миңа фатир белән машина кала. Миңа эшкә йөрергә кирәк, син җәяү дә йөрерсең. Булды, киттем мин», – диде Ришат.
«Шул гынамы? Нәрсә булганын җүнләп аңлатып бирә аласыңмы? Нигә минем белән шулай эшлисең?» – диде Сиринә.
Ришат арыган кебек маңгаен сөртеп алды. Аның бер дә мөнәсәбәтләр ачыклыйсы килми иде, тик ике яклы тормыш алып барып та туйды, шуңа күрә чын дөресен әйтергә булды.
«Гафу ит, син миңа балаларымның әнисе буларак кына кирәк идең. Теге вакытта миңа синең бала таба алмаячагыңны әйттеләр, ә балалы тол ир кемгә кирәк булсын. Сине күзәттем, белештем һәм ялгышмаганмын. Син аларның әниләрен алмаштырдың, ашаттың, киендердең, юдың, әмма мин сине яратмыйм. Миңа синең гәүдәң дә, тормышка карашың да ошамый. Башка чарам булмаганга, сиңа түзеп кенә яшәдем. Балалар үсте, булды, җитәр. Ә анда мине ярата һәм аңлый торган сөекле хатын-кызым бар. Гафу ит», – диде Ришат.
Сиринә иренең ничек чыгып киткәнен дә ишетмәде. Көчле авырту һәм бик зәһәр ис тоеп кына айнып китте. Урамда караңгы, ә ул коридорда су эчендә ята. Көч-хәлгә башын күтәрде һәм куркудан ап-ак булган кызын күрде. Кызының кулында – нашатырь шешәсе...
«Әни, әни, нәрсә булды? Әти кайда? Ул безгә китәм дип нәрсәдер әйтте, аңламадык», – диде кызы Гөлсу.
«Ул сезгә әйттеме? Аңлаттымы?» – диде Сиринә көчкә телен әйләндереп.
Сиринә, күз яшьләренә буыла-буыла, соңгы хәлләрне сөйләде. Әтиләренең китүен, үзенең аңа нәрсәгә кирәк булуын, яңа гаиләсе турында... Гөлсу маңгаен җыерды. Куркудан Сиринәнең куллары тирләп чыкты, колаклары шаулады. Тукта, аннан ире китте, димәк хәзер балалары да аннан читләшәчәкме? Сиринә аларга беркем түгел бит...
«Абый, син кайда? Өйгә кайт әле тизрәк!» – дип, абыйсы Рушатка шалтыратты Гөлсу.
Гөлсу сөйләшеп бетерде дә, әнисен кысып кочаклады, битен үбеп алды. Сиринә торып басты, көчкә атлап, плитә янына барды, чәй куеп җибәрде. Сөйләшергә сүзе дә юк, хәер, сөйләшергә теләми дә. Йорт мизгел эчендә бушап, ятимләнеп калган кебек булды.
Шапылдап ишек ябылды, һәм кухняга улы йөгереп керде. Улы? Нинди асыл егет үстерде бит, ә нинди файда?! Сиринә балаларының боздай каткан күңелләрен эретергә, җылытырга тырышуын, аларга әни булырга теләвен исенә төшерде. Алар әкренләп аңа ышана башлады, ә аннан «әни» дип әйтә башладылар. Ире китте, ә балаларга кем ул? Беркем түгел...
Аның нәрсә уйлаганын белмәгән балалары диванга барып утырдылар да команда бирә башладылар.
«Әни, син «өчпочмаклар пешерәм» дигән идең, кайда алар?» – диде Гөлсу.
«Әни, әгәр еласаң, колагыңны борабыз. Сиңа ничә яшь? Әле 40 яшь тә юк, ә нинди балаларың олы, шуңа күрә сине икенче тапкыр кияүгә бирәбез», – дип күз кысты улы.
«Ә әти дөрес эшләми... Без аның белән иртәгә сөйләшеп карарбыз әле. Тик елама гына, яме?» – диде Гөлсу, әнисен юатырга теләп.
«Соң, мин сезгә беркем түгел бит, балалар...» – диде Сиринә, яшькә буылып.
Балалар бер-берсенә карап алды да, бертавыштан:
«Син безгә ӘНИ!» – диделәр.
«Ә акча? Сез укыйсыз бит әле, ничек яшәрбез соң?» – диде Сиринә.
«Юрганга карап аякны сузарбыз, эшләрбез. Бакча бар, ачтан үлмәбез. Барысын да җиңәрбез, әни. Елама гына», – диде улы.
Сиринә мәтрүшкәле чәй пешерде, иртән пешергән өчпочмакларын җылытты. Кәефе дә күтәрелгәндәй булды. Менә дигән балалар үстергән ул! Ләкин балаларыннан терәк тойса да, күңелендә үзәк өзгеч бушлык иде. Ничек шулай ничә еллар буе кешене җиһаз кебек кенә файдаланып була икән? Ришат аны яратты бит, кайгыртты, бергә күпме матур мизгелләр кичерделәр, димәк, болар барысы да ялган булып чыгамы? Шуннан соң ир-атларга ничек ышанырга?