«Эләгерсең әле бер!» – Илмир Ямалов белән Фирдүс Тямаев бер-берсен катык белән коендырган
Минзәлә районы Тулбай авылындагы Сабан туе искиткеч күңелле булган. Бәйрәм чарасын музыкант Илмир Ямалов алып барган. Ә авыл халкын «кыздырырга» популяр җырчы Фирдүс Тямаевны чакырганнар. Һәрберсе үзенең вазифасы белән генә шөгыльләнсә, бәйрәм болай ук кызык булмас иде. Җырчы белән алып баручы «мөгез» чыгармыйча калмаганнар, әлбәттә. Алар катыктан акча эзләү ярышында катнашып, халыкны шаккаттырган.
Тямаевка бу уенда катнашырга Илмир үзе тәкъдим итә. «Фирдүс, беткән баш - беткән, татар бәйрәме бер генә була, әйдә», - дип үгетли ул аны. Җырларга дип килгән Фирдүснең исә катыкка «чумасы» килмәгәне күренеп тора. «Тукта, минем әле Ташкенттагы Сабантуйга барасы бар», - дип котылмакчы була ул. Тамашачыларга: «Кайсыгызның минем белән фотога төшәсе килә, киттек», - дигән булып та карый.
Илмир башта ярышны Тямаевның биючесе Альберт Әхмәтов белән генә оештырмакчы була. Соңыннан, өченче табакны да алып килеп, уенга үзе дә кушыла. Кызып киткән артистлар футболкаларын салып ташлап, уенны башлап җибәрәләр. Ләкин Тямаев хәйләләп, катыкка башын тыккан кыяфәт чыгара да, үзе тиз генә Ямаловның башын катыкка батырып ала. Ә кабат катыкны табагы белән Илмирның башына каплый, үзе качып китә. Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, Илмир Ямалов та югалып калмый - җитез генә җырчыны куып тотып, үзен дә катык белән коендыра.
Аннары катыклы табакларны сулы чиләкләр алыштыра. Кыскасы, Илмир белән Фирдүс бер-берсен башта катык, соңыннан су белән коендыралар.
Әлеге видеоны социаль челтәрләргә куеп, Фирдүс болай дип язган:
«Эх, дуслар. Соңгы бишенче Сабантуйда адәм көлкесенә калдым. Катыкта йөздек. Илмир Ямалов, эләгерсең әле бер», - дигән ул.
Фирдүснең әлеге видеосы халыкта төрле фикерләр тудырган - аның әлеге посты астында 160тан артык комментарий калдырганнар. Берәүләре Фирдүснең шундый шаян булуын мактаган.
«Менә шундый булырга кирәк. Сәхнәдә матур киенеп кенә басып торырга тиеш түгел халык артисты», «Өч катык баш сез», «Мин – артист дип кукыраеп йөрми, шаяртып та карый», «Рәхмәт мондый позитив өчен», «Фирдүс булган җирдә бик күңелле була. Ул бит авыл малае. Бик гади инде», «Гел бомба булган бу!», «Тямайның копилкасына тагын бер хәл. Түбәгә менеп бию, суда җырлау, менә хәзер катыкта йөзү дә булды. Уф, кәмит кешеләр сез», «Искиткеч булды бәйрәм. Көлеп эчләр катты», - дигәннәр.
Илмир белән Фирдүснең кыланмышларын тәнкыйтьләүчеләр дә байтак. Иң беренче чиратта, уенда катнашырга үгетләгәне өчен алып баручыга начар сүзләр яуган.
«Алып баручы әдәп сакласын иде. Җырчының алмаш киеме булмаса, кешедән көлү бит инде бу. Уен түгел бу, мин тотып ярыр идем аны», «Бер кызык та күренми, коточкыч», «Кызу канлыга охшаган, бик ачуы килде бугай», «Фирдүскә уңайсыз инде. Ул бит халык алдында җырларга дип чыккан, ниндидер катыкка батарга түгел. Күз алдына китерәм, алып баручыны тотып ярасы килгәндер. Үземнең берне менеп төшәсе килде теге егеткә», - дигәннәр.
Тямаевка да шактый «эләккән». «Катык әйбәт нәрсә, анда йөзсәң дә була. Әмма синең өске киемеңне салдырып, үзеңне халыкка күрсәтәсең килде. Янәсе, мин бөтен яктан шәп», «Юк, Тямай үзе башлады бит, ә алып баручының ачуы чыкты инде», «Миңа да ошамады бу уен. Үзләре пычранды, җирне пычраттылар. Ә кемдер ул катыкны ясаган. Хәзер аны таптап йөриләр. Балалар да алай кыланмас иде», «Хурлык бу, хурлык», «Үз репертуарында, ни әйтәсең инде бу кешегә! Катыкның ризык икәнен онытып, туеп сикерә», - дигән фикерләр бар.