Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елаган һәм ашарга сораган»: әти кеше 7 яшьлек кызының тешен тибеп сындырган

news_top_970_100
«Елаган һәм ашарга сораган»: әти кеше 7 яшьлек кызының тешен тибеп сындырган
Пиксабей

Мәскәүдә әти кеше 7 яшьлек кызының тешен тибеп сындырган. «Елаган һәм ашарга сораган өчен», – дип хәбәр итә Рен ТВ. Ир шулай ук улларын кыйнаган һәм йорт хайваннарын җәберләгән.

Полициягә ирнең күршеләре мөрәҗәгать итә.

Ир 11 яшьлек улын урлаудан баш тартканы өчен кыйнаган булган. Киосклардан урланганны сатып, ир аракы алырга уйлаган булган. Әмма ир үзенең улын урларга күндерә алмый. Шуннан соң ул аны эчертмәкче була, әмма малай баш тарта. Шуның өчен ул аңа суга. Ир кечкенә улын картада уйнарга өйрәтә – шул рәвешчә, улы аңа акча отып бирә торган була. Бу акчаларны ата кеше эчеп бетергән.

Ач булу сәбәпле, гаиләдәге 7 яшьлек кыз бала гел елаган. Ирне бу туйдыра, шул сәбәпле ул аның башына тибә. Кызның тешләре коела. Шуннан соң күршеләре полиция чакыра. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100