Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ел укытучысы» җиңүчесе сәхнәдә сөйгәненә тәкъдим ясаган

news_top_970_100
«Ел укытучысы» җиңүчесе сәхнәдә сөйгәненә тәкъдим ясаган

Чаллыда узган «Ел укытучысы-2025» бәйгесенең финалында күпләрнең хәтерендә калырлык бик күңелле мизгел булган. 13нче мәктәп укытучысы Артур Кабышев, барлык катнашучылар, тамашачылар һәм килгән кунаклар алдында, үзенең сөйгәненә тәкъдим ясаган. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

«Артур Кабышев – инглиз һәм кытай телләре укытучысы. Аның сөйгәне Ирина да шушы ук мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул егетенә бәйгегә әзерләнергә дә ярдәм иткән. Алар арасында мәхәббәт уты да әлеге бәйгегә әзерләнү барышында кабынган», – дип яза басма.

Артур Кабышев, тезләнеп: «Мин гомер юлымны синең белән үтәргә телим. Һәр көнебез онытылмаслык булсын иде. Гомерлеккә минеке бул», – дип, матур сүзләр әйткән, чәчәк бәйләме, йөзек бүләк иткән. Кыз тәкъдимгә «риза» дип җавап биргән.

Матур вакыйганың шаһитлары Артур белән Иринаны кайнар алкышларга күмгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100