news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ел саен шушы хәл» - Азнакай һәм Бакалы районнарын тоташтыручы күперне су баскан

news_top

Елгаларда боз кузгалу су басу ихтималы булган урыннарда яшәүчеләрне шактый хафаланырга мәҗбүр итә. Шундый урыннарның берсе – Ык елгасы аша салынган, Татарстанның Азнакай районы белән Башкортстанның Бакалы районын тоташтыручы күпер. Шушы көннәрдә күпер тулысынча язгы ташу астында калган.

Блогер Резеда Миңнегуллова үзенең блогында күрсәтүенчә, елга ярларыннан ташып чыгып, күпер аша агып ята. Әлбәттә инде, су басу халыкны юлсыз да калдырган. Күпергә җиткәнче юл юклыгын күрсәткән билгеләр урнаштырганнар.

«Биредә ел саен шушындый хәл. Менә шундый кызыклы моментлар бар…», – дип, язгы кадрлар белән бүлешкән блогер. Елганың икенче ягында да ташуны фото-видеога төшереп йөргән кешеләр күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар