«Эләгә инде миңа» - Гөлнара Габидуллина иренең фотосын күрсәтте
Инстачылар «матур пар» дип соклана, «Тәүфыйкны күптән күргән юк», диләр.

Җырчы Гөлнара Габидуллина ире белән төшкән фотоны инстаграмга куйды.
«Барыгызга да хәерле кичләр. Фото куйган өчен эләгә инде миңа», — дип яза ул.
Инстачылар «Тәүфыйкны күптән күргән юк», «матур пар», «сөбханалла», «күз тимәсен», дип язалар.
«Бик матур гаилә. Без бик шат. Исән-сау гөрләшеп яшәгез. Бу зур бәхет», — дип теләкләр телиләр.
